Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тигез мөмкинлекләр тәэмин итеп

Сентябрь аенда "Кулай мохит" максатлы озак сроклы республика программасы кабул ителгәнгә дүрт ел була. Шушы вакыт эчендә районда инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән халык төркеме өчен тигез шартлар, аларның социаль объектлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, сәүдә нокталары һәм башка урыннарда тоткарлыкларсыз йөрүен тәэмин итү өчен яраклашкан инфраструктура булдыруда шактый эшләр башкарылды. "Богородский рай"...

Сентябрь аенда "Кулай мохит" максатлы озак сроклы республика программасы кабул ителгәнгә дүрт ел була. Шушы вакыт эчендә районда инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән халык төркеме өчен тигез шартлар, аларның социаль объектлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, сәүдә нокталары һәм башка урыннарда тоткарлыкларсыз йөрүен тәэмин итү өчен яраклашкан инфраструктура булдыруда шактый эшләр башкарылды.

"Богородский рай" КЦСОН «Кулай мохит» программасына 2012 елда кушылды. Бүгенге көндә биредә ял итүчеләр үзләрен яхшы хис итсеннәр, ял итеп вакытны файдалы үткәрсеннәр өчен шактый эшләнелгән.

Үзәкнең программада катнашуы ерактан күренеп тора, бинага кергәндә култыксалар белән пандуслар куелган, юлдан ук бинага пандус аша төшәргә мөмкин. Бина эчендә уңайлыклар өчен мәгълүмат экраны куелган, коридорда начар күрүчеләр өчен сары полосалар буялган, гардеробта начар күрүчеләр өчен индукцион элмәкләр урнаштырылган. Шулай ук программа таләпләре буенча инвалидлар өчен күп тоткалы һәм чакыру кнопкасы булган санитар-гигиена бүлмәсе җиһазландырылган.

Бүгенге көндә үзәктә чираттагы төркем ял итә. Бирегә районда яшәүчеләрдән тыш, Казан, Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Буа һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан ветераннар, пенсионерлар, инвалидлар ял итәргә килә. Ял итүчеләр үз тәэсирләре белән уртаклашты, игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен персоналга рәхмәт белдерде.

Казаннан килгән Аркадий Мейзин биредә өченче тапкыр ял итә һәм КЦСОН да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен булдырылган шартлардан канәгать. "Коляскадагылар өчен бик яхшы күп баскычлы пандус булдырганнар, агымдагы елда яңа душ кабинасы да мине бик шатландырды. Әлбәттә, бинаның икенче катына коляскадагылар җәелгән пандуслар ярдәмендә генә күтәрелә ала, персонал да һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Әмма бинада лифт булса, тагын да яхшырак булыр иде".

Аркадий Константинович-ның теләге аңлашыла, әмма "Кулай мохит" программасы буенча барлык таләпләр үтәлгән. Махсус лифт зур финанс һәм проект чыгымнары таләп итә. Икенче әңгәмәдәшем Валентина Геркина да (рәсемдә) Казан шәһәреннән ял итәргә килгән. "Богородский рай"дагы шартлар яхшы, персонал игътибарлы, яхшы ашаталар. Култыксалы пандуслар, бинаны төрле җиһазлар белән җиһазлау әлеге бинада безнең ялыбызны тагын да уңайлырак итә". Валентина Степановна туган якны өйрәнү музееннан, район үзәгендәге истәлекле урыннарда булганнан соң матур тәэсирләр алган һәм райондагы башка истәлекле һәм кызыклы урыннарда булырга теләк белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда үзәк район дәваханәсе, социаль- мәдәни билгеләнештәге оешма һәм учреждениеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары, күп фатирлы йортлар, җәяүлеләр зонасы да "Кулай мохит" программасында катнаша. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә бар. Аерым алганда, инвалид кызның ата-аналары шәхси йортка керү юлына асфальт җәюдә ярдәм итү үтенече белән редакциягә мөрәҗәгать итте. Юл күтәртелгәнлектән урамга ял итәргә чыкканда ата-анага колясканы юлга алып чыгу кыенлыклар тудыра. Бу көнүзәк, чөнки янәшәдәге Тынычлык һәм Комсомол урамнарында юлчылар ремонт эшләре алып бара.

Шулай да иң мөһиме- программаны тормышка ашырганда инвалидлар программасына җәмәгатьчелек игътибарын тарту мөмкинлеге, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңай караш барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев