Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Теш протезы туры килмәсә нишләргә?

Районда яшәүче бер хатын-кыз күңелсез хәлгә юлыккан: яңа куйдырылган теш протезы уртын җәрәхәтли башлаган. Ул клиникага мөрәҗәгать итә, әмма аның акчаны кире кайтару турындагы таләбен кире кагалар.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 29 һәм 30 маддәләре нигезендә, башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланганда, кулланучының түбәндәге хокуклары бар:

- протезны бушлай үзгәртүгә/яраклаштыруга;

- хезмәт күрсәтү бәясен киметүгә;

- башка клиникада төзәтү чыгымнарын каплатуга;

- килешүне өзеп, акчаны кире кайтаруга – әгәр җитешсезлек зур булса.

Иң мөһиме: клиниканың тиешле вакытта җитешсезлекләрне бетерүен язмача таләп итү. Әгәр срокларны бозсалар – акчаны кире кайтаруны да кертеп, башка чаралар таләп итәргә мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк, протез пациентның индивидуаль анатомик үзенчәлекләрен исәпкә алып ясалырга һәм авырту яки уңайсызлыклар китермәскә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев