Тенеш халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша
Тенеш бистәсе почта бүлекчәсендә хәрби госпиталь өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Почта бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Әсхәдуллина бистә халкы белән актив пропаганда эше алып бара. Почта беркайчан да буш тормый, монда һәрвакыт киләләр, кемдер субсидия ала, кемдер солдатлар яки яралы сугышчылар өчен кирәкле әйберләр китерә, азык-төлек сатып алалар, газета-журналлар, коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр.
– Мин бүген бер килгән идем инде, - ди Людмила Орлова. - Ирем белән урын-җир әйберләре, кием-салым алып килдек, җибәрер өчен тагын берәр нәрсә сатып алам әле.
«Пакеттагы чәй, теш пастасы һәм щеткасы җибәрергә була, сугышчылар өчен бик уңайлы “коры душ” бар, мин посылкага боларның барысын да салам», - ди Резеда Илдус кызы.
Резеда Әсхәдуллина үрнәгенә күп кенә почта бүлекчәләре хезмәткәрләре иярде. Алар финанс ярдәме җыю өчен банкалар һәм азык-төлек, гигиена кирәк-яраклары һәм фронтта кирәк булган барлык әйберләрне җыю өчен тартмалар куялар.
Тенеш почта бүлекчәсеннән барлык посылкалар Яшел Үзән районының Норлат авылына җибәрелә, аннан йөк, формалаштырылып, махсус хәрби операция зонасына озатыла. Бу Резеда Әсхәдуллинаның туган авылы, ул даими рәвештә видеолар җибәрә, анда норлатлылар посылкаларны ачып, аларга азык-төлек һәм әйберләр өстиләр, сугышчыларга ярдәм иткәннәре, ярдәмчел булганнары өчен тенешлеләргә рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев