Тенеш җирлеге
Поселокта башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илшат Яруллин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, «Үзара салым» программасында халыкның барысы да катнашмый. 2024 елда 161000 сум җыю планлаштырылган, әмма асылда бары тик 105 000 сум гына җыелган. Барлык акчалар мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгын ремонтлауга тотылган.
Моннан тыш, бистәдәге балалар мәйданчыкларына ком түшәгәннәр, коймаларны буяганнар һәм өстәмә таган һәм карусельләр урнаштырганнар, алар 2022 елда үзара салым акчасына сатып алынган. Яшьләр белән берлектә яр буе тәртипкә китерелгән, үләннәр чабылган һәм эскәмияләр куелган. Василий Мокшин тәкъдиме белән зират янына машиналар кую урыны ясаганнар.
Традиция буенча җыелышта «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ шәһәр төзүче предприятиесе эше турында генераль директор Зөфәр Гарәфиев сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, гипс чыгару күләме буенча компания Россиядә 6 нчы урында һәм Идел буе федераль округында 2 нче урында тора. 2024 елда алдагы елгы дәрәҗәгә ирешелгән – 700 мең тонна гипс ташы сатылган. Шул ук вакытта продукция сатудан кергән табыш 16% ка арткан һәм 534 миллион сум тәшкил иткән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, предприятие бистәгә төзекләндерү эшендә актив ярдәм итә, район футбол командасына иганәчелек ярдәме күрсәтә, 2024 елда ул 610 мең сум тәшкил иткән. Бу кышта Яңа ел чыршысы янә урнаштырылган һәм бизәлгән, ә җирлек, республика конкурсында катнашып, икенче урынны алган.
Җыелышта халык сәүдә лавкасының поселокка килүенә комачауламауны һәм аңа сәүдә итү өчен урын бүлеп бирүне үтенде. Шулай ук хәзерге вакытта Кама Тамагы һәм Куйбышев Затонында гына булган GPON-интернетны тоташтыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Район башлыгы Наил Вазыйхов бистәдә җыелган инициатив төркемгә бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Моннан тыш, Наил Альберт улы Ленин урамындагы күп фатирлы ике йортта яшәүчеләрне борчыган проблемага да тукталды. «Мин 16 һәм 18 нче йортларның фасадларын җылыту һәм фундаментларын ныгыту таләп ителүе турында беләм. Әмма республика программасы кысаларында капиталь ремонт 2030 елга гына планлаштырылган. Бу эшне тизләтеп булырмы, карарбыз», - диде ул.
Җыелыш азагында район башлыгы бистәнең бик матур булуын, әмма төзекләндерүне даими рәвештә дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев