Телерепортаж бөтен Татарстанга Кама Тамагы район турында сөйләячәк
Телерепортаж бөтен Татарстанга безнең район турында сөйләячәк.
Журналистлар өчен гомуми программа төзелде. Алар Тәмтедәге Император питомнигында, гипс руднигы шахталарында булдылар, Кама виноград бакчасының киңлеген һәм ат фермасындагы хезмәтләрнең төрлелеген бәяләделәр.
Журналистлар шулай ук Олы Салтыкта тәрбиягә балалар алган Сабирҗановлар гаиләсендә, Олы Кариледә авыл көнкүреше музеенда булдылар, анда халык традицияләренең ничек саклануын күрделәр.
Кунаклар Келәнчедә Рамил Сафин һәм Балчыклыда Ләйсән Сәгъдиеваның эшләре белән таныштылар.
Ә икенче көнне аларны флотның ремонт базасы, гипс компаниясе һәм сыр заводы хезмәт коллективлары кабул итте. Катерда йөрү, Олы Мәрәтхуҗадагы Туфан Миңнуллин музееның рухы һәм агачны сәнгатьле эшкәртү цехындагы агач исе журналистларның исләрендә озак сакланыр.
15 майда, районның иҗат коллективлары журналистларның телерепортажын бизәячәк чыгышларын яздыру өчен телестудиягә бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев