Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теләсә кайсы эшкә иҗади карашта

Көр күңелле, игътибарлы, ярдәмчел, талантлы. Сыйныф җитәкчебез Тамара Челнокова нәкъ менә шундый сыйфатларга ия.

Тамара Александровна ерак 1970 елда безнең сыйныфны кабул итеп алды, чыгарылышка кадәр сыйныф җитәкчебез булды, олы тормыш юлына озатты. Һәм без, бик күпләрнең гаҗәпләндереп, әле дә күрешеп торабыз, Тамара Александровна янына Тәмтегә  кунакка кайтабыз, мәктәп тормышында булган күңелле вакыйгаларны искә алабыз, һәр очрашуга сөенәбез. Тамара Александровна бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлаган, ул педагогика институтын тәмамлагач, юллама буенча җибәрелеп, Тәмте авыл мәктәбендә, аннан соң Казан мәктәпләрендә, ә аннары инде Тәмтегә күченеп кайткач, авыл балаларына белем биргән.

Тамара Александровна – чын мәгънәсендә укытучы, үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән кеше. Сыйныфташларымның күбесендә төгәл фәннәргә кызыксынуны нәкъ менә ул тәрбияләде, безне МГУ каршындагы читтән торып белем бирә торган Бөтенсоюз математика мәктәбенә яздырды, аннан безгә биремнәр җибәрәләр иде, дәресләрдән соң аларны чишә идек, бик кызыклы булганы истә калган.

Булганнан бар да була, дигән гыйбарә бар. Тамара Александровна акварель буяулар белән картиналар иҗат итә, барлык картиналарын да туганнарына, авылдашларына һәм без – укучыларына бүләк итә. Аның талантлары моның белән генә чикләнми, Тамара Александровна шигырьләр яза, аларда аның кәефе, хис-тойгылары,  борчулары чагыла. Хәзерге  вакытта Тамара Александровна актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә, аның ярдәме белән Тәмтедә чиркәү эшләп килә, ул эше белән дә, сүзе белән дә авылдагы өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтә. Оста оештыру сәләтенә ия булганы, зирәклеге өчен җирлектә яшәүчеләр аны хөрмәт итә.

Тамара Александровна – яраткан хатын, кайгыртучан әни һәм менә дигән дәү әни. Тормыш иптәше белән алар  ике бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга яхшы белем һәм тәрбия биргәннәр. Хәзер оныкларына сөенеп туймый.  Тамара Александровна күп кенә шигырьләрен гаиләсенә багышлый. 

Фидакяр эшчәнлеге өчен ул район  мәгариф бүлеге һәм республика мәгариф министрлыгының мактау грамотлары белән бүләкләнгән, күпъеллык эшчәнлеге өчен Хезмәт ветераны исеменә һәм медаленә лаек булган.  Тамара Александровнаның язмышы Бөек Ватан сугышы белән бәйле: балачагы һәм яшьлеге илебез өчен авыр елларга туры килгән. Ул – сугыш чоры баласы, шуңа күрә ачлык-ялангачлык, газаплар һәм югалтулар аша узган халкыбызның ниләр кичергәнен яхшы белә.

Укытучы – мактаулы һәм авыр хезмәт. Мәктәптә укыган чорда әнә шундый – исеме зур хәрефләр белән язарлык, зирәк, киң күңелле, эчке дөньябызны аңларга өйрәткән, аны тагын да баеткан, киләчәкне төзергә өйрәткән һәм бүген дә тормышка позитив карашта булу үрнәге күрсәтүен дәвам итүче укытучыны очратуыбыз белән без бик бәхетле. Без Тамара Александровнага нык сәламәтлек һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Хөрмәт белән,

Казан шәһәре 91 нче мәктәбенең 10 Г сыйныфын тәмамлаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев