Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тату гаиләдә һәр ел юбилей елы кебек

Яшелчә авылы быел, газета укучыларыбыз төзәткәнчә, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, ә без әлеге матур авылда яшәүчеләр турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

Авыл урамнарында без ягымлы һәм дустанә кешеләр белән аралаштык. Биредә яшәүче хатын-кызларның берсе Дилбәр Гыйниятуллина озак еллар авылда клуб мөдире булып эшләгән, хәзер ул пенсиядә, клуб та ябылган.  Ире Илдар Гомәр улы гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган һәм хәзер лаеклы ялда.

Дилбәр Хөснулла кызы – өч егет әнисе, аларның берсе хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Олы уллары Илнар Гыйниятуллин Ватаныбыз чикләрен саклый. Ул, күп кенә егетләребез кебек, 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән. Без аның ничек хезмәт итүе турында сораштык, Дилбәр Хөснулла кызы улының мөмкинлек булганда шалтыратуы турында әйтте. “Март аенда ялга кайткан иде, андагы хәлләр турында аз сөйли, барысы да яхшы дип кенә әйтә. «Әлбәттә, миңа әни буларак бик авыр, гел улым турында уйлыйм, көн дә дога кылам, исән-сау кайтуын, тизрәк илгә җиңү һәм тынычлык килүен телим», - ди Дилбәр Гыйниятуллина. Улының чираттагы ялын көтә һәм туган көнен өйдә туганнары һәм якыннары арасында билгеләп үтә алыр дип өметләнә.

Илнарның хәрби тәҗрибәсе бар, ул полиция хезмәткәре буларак иң авыр елларда Чечняга күп тапкырлар командировкага җибәрелгән. Яхшы хезмәте өчен берничә тапкыр бүләкләнгән. Бу санны басмага әзерләгәндә, без якыннары аша аның хастаханәгә эләгүе турында белдек, ул алар белән элемтәдә һәм һәрвакыттагыча «Барысы да яхшы!» дип белдерә. Гыйниятуллиннарның уртанчы уллары Илмир да полициядә хезмәт итә, тиешле стаж туплагач, Казандагы оборона предприятиесендә эшләвен дәвам итә. Кече уллары Инсаф та Казанда эшли.

46 елдан бирле иңне-иңгә куеп яшәүче Дилбәр белән Илдар Гыйниятуллиннарның дүрт оныклары бар. 2024 елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елында без бер-берсен аңлашып, үзара ярдәмләшеп гомер итүче, лаеклы балалар тәрбияләп үстергән, бергәләп йорт, хуҗалык белән шөгыльләнүче шундый нык гаиләләр турында бик теләп сөйлибез. Дилбәр Хөснулла кызы тирә-юньдә уңайлылык булдыра, үзе машина йөртә, бик энергияле һәм актив кеше. Без бу гаиләгә иминлек һәм бары шатлыклы вакыйгалар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев