Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Татмедиа»да республиканың иң яхшы хат ташучыларын хөрмәтләделәр

Республиканың иң зур медиахолдингы ел саен хат ташучылар өчен ярдәм акцияләре үткәрә.

Нәкъ менә хат ташучылар газета-журнал редакцияләре һәм укучылар арасында элемтәче булып тора. Аларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә безнең басмалар элеккечә үз язылучыларын, ә журналистлар үзләренең тугры укучыларын таба.

Татарстанның утыздан артык хат ташучысына Рәхмәт хатлары һәм биш мең сум күләмендә премияләр тапшырылды.  Ә 2025 елның беренче яртыеллыгына өч йөздән артык абонемент яздырган өч хат ташучы 20-25 әр мең сумлык бүләккә ия булды. Бу – «Татмедиа» АҖ басмалары белән тыгыз эш итүче хат ташучылар өчен зур ярдәм.

Бүләкләү тантанасында безнең районнан Олы Кариле авылы хат ташучысы Лира Гайнуллина да катнашты. Лира Шәмсун кызы 23 ел хат ташучы булып эшли. Һәр ярты ел саен Олы Кариле почта бүлекчәсе «Идел таңнары» газетасына язылу планын үти. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча план 146 % ка үтәлгән. Лира Гайнуллина үз участогында 50 дән артык газета тарата, халыкның язылу күләме 60 проценттан артып китә.

Без хезмәттәшебезне һәм ярдәмчебезне лаеклы бүләкләнүе белән котлыйбыз һәм киләсе яртыеллыкта районыбыз хат ташучылары янә бүләкләнер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев