«Татмедиа» язылучыларга шатлык бүләк итте
Лотереядә 686 газета укучы катнашты, алар арасында Татарстаннан гына түгел, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия, Мари Эл һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр дә бар иде.
Аларның һәркайсы төп призга – 100 мең сумга ия булырга теләде. Төп бүләк исә Саба районына җибәрелде.
Бәхет сабалыларга гына елмаеп калмады, башка катнашучылар да искиткеч бүләкләргә лаек булды: берәүләр тегү машинасы, икенчеләр вертикаль тузан суырткыч отты, ә кемгәдер куәтле электр иттарткычы яки автомобиль өчен уңайлы тузан суырткыч эләкте.
Шуларның берсе – Келәнчедән Рамил Әшрәфҗанов, ул тузан суырткыч отты.
Рамил Әшрәфҗанов Яшел Үзән районының Бакырчы авылында туып үскән. Зур, тату һәм эшчән гаиләдә тугыз бала үскән алар.
– Мин алты яшемнән ат караучы булып эшләгән әтием янында идем, шуңа күрә атларны бик яратам һәм ике кызымда да аларга мәхәббәт тәрбияләдем, - диде Рамил Гаделҗан улы. -
Минем өчен авыл һәм атлар – тормышта иң өстенлекле юнәлеш. Шәһәрдә яши алмыйм, ә Келәнчегә армиядә бергә хезмәт иткән дусларым аркасында килеп эләктем. Алар мине бирегә чакырдылар һәм мин бу киңлекләргә гашыйк булдым. Йорт сатып алдык, аны төзекләндердек, хуҗалык булдырдык.
Тик хатыны гына авылда яши алмаган, Рамил ике кызы белән ялгыз калган. Район халкы аны һәм кызларын атаклы җайдаклар буларак белә. Алар район Сабан туенда ат чабышларында берничә тапкыр җиңү яуладылар. Кызлар кечкенәдән үк атта йөрергә өйрәнгән, аларның җитезлекләре, атлар белән эш итә белүләре гаҗәпләндерә.
Бүген Рамил ялгыз яши. Кызлары үскән, берсе инде кияүдә һәм хәзер бала карау буенча ялда. Ә кечесе мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәүгә киткән, анда дизайнерлыкка укый.
Рамил Әшрәфҗанов хуҗалыгында терлекләр – үгезләр, колыннар, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, кош-кортлар күп. Ул барысын да карарга өлгерә, эшсез тормый.
– Гыйнварда кече кызым каникулда иде, ә җәй көне икесе дә кайтырга вәгъдә итәләр, олысы оныгым белән кайтачак. Әлегә көчем бар, шулай булгач, хуҗалык белән идарә итү миңа авыр түгел. Ә бүләк өчен зур рәхмәт, бик куандым.
– Рамил Гаделҗан улы газета-журналларга иң актив язылучы, ул һәрвакыт күп газета алдыра һәм барысын да укый. Мин дә аның өчен бик сөендем, - ди Келәнче почта бүлекчәсе җитәкчесе Рузилә Сафина.
Бүләкләү тантанасы 13 февральдә «Татмедиа»ның үзендә узды, әмма җиңүчебез бу вакытта сәфәрдә иде, шуңа күрә без аның бүләген алып кайттык һәм бу атнада өенә кайткач үзенә тапшырдык.
Катнашучыларның күбесе «Татмедиа» акцияләрен күптәннән күзәтә, чөнки мондый бүләк уйнатулар, җиңүгә өмет уятып, даими үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев