Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрне махсус операция зонасында үз полкларына кайтарганнар
Мобилизацияләнгән татарстанлыларны, Татарстан җитәкчелегенә җибәргән мөрәҗәгатьтән соң, Донецк халык республикасының хәрби частеннән үз полкларына кире кайтарганнар.
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Безнең мәгълүмат буенча, мобилизацияләнгәннәрнең барысы да үз частьләре урнашкан урынга әйләнеп кайткан», – дип җавап бирделәр матбугат хезмәтендә агентлык юллаган сорауга.
Хәрби хезмәткәрләр алга таба да үз полкларында хезмәт итәргә әзер булуларын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев