Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстандагы судно йөртүче беренче хатын-кыз безнең районда яши

Лаеклы ялга чыккач та, үзенең гадәти булмаган һөнәренә тугры калган кешеләр була, шундыйларның берсе - Альмира Гайнуллина.

Ул гомер буе елга флотында эшләгән, 40 елдан артык хезмәт стажына ия.

Күп кенә елгачы хатыннары кебек үк, хезмәт юлын аш-су остасы булып башлый, аннары белем ала һәм команда составына эшкә күчә. Альмира Гайнуллина - Татарстанда судно йөртүче беренче хатын-кыз.

1984 елда хатын-кызларны бу вазифага кабул итәргә рөхсәт ителгәч, ул шунда ук Казан елга техникумының суднолар йөртү бүлегенә укырга керә һәм аны 1987 елда тәмамлый. Ул чакта аның турында «Советский танкер» газетасында мәкалә чыга.

Альмира Радик кызы икенче штурман, механикның икенче ярдәмчесе була. Аның бурычларына танкер йөртү, вахтада тору, йөк төяү һәм бушату белән шөгыльләнү кергән, ир-атлар белән беррәттән эшләгән.

Ул елгачылар династиясен дәвам иткән. Әти-әнисе елга флотында эшләгән, әтисе Радик Фәтхетдинов механик-икенче штурман булган, Радик Нургали улы үз һөнәрен бик яраткан. Әнисе Асия Ибраһим кызы аш-су остасы булып эшләгән һәм һәрвакыт ире янәшәсендә булган. Альмира Радик кызы дүрт балалы гаиләдә икенче булып туган һәм туганнары арасында әти-әнисе эшен дәвам иткән бердәнбер бала.

Альмира Гайнуллина әйтүенчә, хезмәттәшләре арасында хатын-кызлар сирәк очрый, гәрчә аларның бистәсендә флотта эшләүче хатын-кызлар күп булса да. Ул үз карары өчен беркайчан да үкенмәгән һәм ярдәме өчен ире Юрсланга рәхмәтле. Алар мәктәп елларыннан ук дус булган, ә 1974 елда егет армиядән кайткач, яшьләр туй итәләр. Юрслан Нурулла улы гомер буе елга флотында эшли, мотористтан капитан-механикка кадәр юл үтә. Гайнуллиннар 46 ел бергә бәхетле гомер кичерә, әмма 2020 елда гаилә башлыгы авырудан соң вафат була.

Аларның олы уллары Эдуард Гайнуллин гаилә династиясен дәвам итә, ул елга-диңгез классы танкеры капитаны. Кызы Светлана Любавина – елгачылар бистәсендә җирле үзидарәдә, икенче кызы Аида мировой судта эшли. Ике кияве дә елгачылар. Олы оныгы – улының кызы кияүдә, баласы бар. Альмира Радик кызы – яшь дәү әби.

Ләкин пенсиядә дә ул өйдә утырмый. Янә этәргеч суднога аш-су остасы булып урнашкан. «Тугыз ел флотсыз узды, әмма су үзенә тарта. Мин анда күңелем белән ял итәм, анда рәхәт», - ди ул.

Бу халәтне флотта хезмәт иткәннәр генә аңлар, бу башка яшәү рәвеше, дөньяга бөтенләй башкача караш.

Үз эше өчен ул берничә тапкыр Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Альмира Радик кызы хезмәт ветераны, 1996 елда аңа «Россия флотына 300 ел» медале тапшырылган. 2016 елда ире белән бергә Казан Кремлендә Татарстан башлыгы һәм аның тормыш иптәше тарафыннан оештырылган, республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтләнгән тантаналы кабул итүдә катнашканнар.

Ул “элеккеге чор” кешесе – хезмәт белән тәрбияләнгән, тормыш авырлыкларын кичергән, әмма оптимизмны һәм чыдамлылыкны саклап калган.

Һәрвакыт актив тормыш позициясе белән яши. Мәктәптә укыганда, комсомол комитетында эшчәнлек алып барган, спорт белән шөгыльләнгән, ярышларда катнашкан. Ә инде эшли башлагач, навигациядән буш вакытта Альмира Радик кызы үзешчән сәнгать эшчәнлегендә, өлкәннәр һәм балалар өчен поселок чаралары оештыруда актив катнаша. Авылдашларының проблемаларын хәл итүдә ярдәм итеп, җирле Совет депутаты булган. Хәзер дә, ярдәм кирәк булганда, читтә калмый: мобилизацияләнгәннәргә акча, азык-төлек белән ярдәм итә, авыру балаларга яки авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен акча җыюда катнаша.

Бу еллар эчендә аның гаиләсендә алты онык һәм бер оныкчык туган. 30 сентябрьдә Альмира Радик кызы туган көнен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев