Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан – икенче Ватаным

20 ел элек Мизроб Хәйдәров беренче тапкыр Кама Тамагына балык тотарга килә һәм Идел буе киңлекләренең гүзәллегенә гашыйк була.

Аның кибете район үзәгенең җанлы урыннарының берсендә урнашкан. Биредә каматамагылылар да, кунаклар да яшелчә һәм җиләк-җимешләрне, киптерелгән җимешләрне бик теләп ала.

Таҗикстан: уку һәм мәктәптә эшләү чоры

Тумышы белән ул Таҗикстанның төньягындагы Чорку авылыннан. Совет мәктәбенә укырга керә, ә аны тәмамлаганда, уртак илебез – Советлар Союзы инде таркалган була.

– Ул вакытта бездә рус теле һәм рус әдәбияты атнага икешәр тапкыр укытыла иде, - дип искә ала Мизроб Солтанҗан улы.

1994 елда мәктәпне тәмамлагач, ул Ленинабад педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә, бу вакытта ул инде Худжанд дәүләт университеты итеп үзгәртелгән була, чөнки СССР таркалганнан соң, Ленинабад шәһәре Худжанд дип үзгәртелә. Мизроб Солтанҗан улы бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәрге укучыларга математика фәнен укыта башлый.

Кама Тамагы белән танышу

2000 еллар башында ул Казанда эшли һәм бервакыт Кама Тамагына балык тотарга килә. Идел киңлекләре аны үзенең матурлыгы белән җәлеп итә, бирегә кабат килергә тели, ә инде 2004 елдан аның хезмәт биографиясе безнең район белән тыгыз бәйләнә.

 – Эшне һәр җирдә табып була, эшләргә теләк кенә булсын, - дип әңгәмәбезне дәвам итте Мизроб Хәйдәров. - Башта прокуратура бинасын төзүдә, аннары район мәдәният йорты төзелешендә катнаштым – биналарның эчке ягындагы эшләр белән шөгыльләндем.

Сүз уңаеннан, Комаров урамындагы «Идел-Кама 2004» дип язылган күп фатирлы йортны төзүчеләр арасында Мизроб Солтанҗан улы да була. Шуңа күрә ул поселогыбызны төзекләндерүдә һәм аңа заманча төс бирүдә актив өлеш керткән кеше.

Үз эшен ачу

– Соңгы объект «Кама трофее» кунакханә комплексы булды, аннан соң мин шәхси эшмәкәр булырга карар иттем һәм үз эшемне ачтым, чөнки бу якларны мин инде икенче Ватаным дип саныйм, - ди әңгәмәдәшем – район үзәгендә яшәүчеләргә дә, кунакларга да бик кирәкле җиләк-җимеш, яшелчә һәм киптерелгән җимешләр сатыла торган кибет хуҗасы. - Өч улым бар: Мехрулло, Билолхом һәм Мехродж, олысы Сочида яши. Әнием Хосеятхонга 70 яшь, аның инде Кама Тамагында өч тапкыр булганы бар, соңгы килүе күптән 
түгел генә – хаҗдан кайтканда булды. Кызганыч, әтием ике ел элек  вафат булды, ул ветеринар булып хезмәт куйды, аның да миндә кунак булганы бар иде, бергә Лобач тавына менеп, чиксез Идел буе киңлекләренә сокланып карап торган идек…

Ә ахырдан Мизроб Солтанҗан улы, үләннәрнең дә, киптерелгән җиләк-җимешләрнең дә дәвалау үзлекләрен яхшы белгән әтисенең традицияләрен дәвам итүче буларак, Амосов пастасы дип аталган витаминнарга бай, файдалы һәм шифалы десерт рецепты белән уртаклашты.

Витаминлы десерт рецепты

 – Николай Амосов – танылган совет табибы (кардиолог, хирург, медицина фәннәре докторы һәм академик), – ди Мизроб Хәйдәров. – Пациентларын дәвалаганда, ул киптерелгән җиләк-җимешләрне чикләвек белән бергә ашаучыларның тизрәк терелүен ачыклый. Авырудан соң тернәкләнү, иммунитетны ныгыту, организмны минераллар һәм микроэлементлар белән баету өчен Амосов пастасы рецепты нәкъ менә шулай барлыкка килгән.

300 грамм күрәгә, зәңгәр йөзем (караңгы төстәгесен), караҗимеш, инжир, бал һәм Әстерхан чикләвеген иттарткыч аша чыгарырга, лимон өстәргә, барысын бергә болгатырга да банкага тутырырга һәм әлеге шифалы гына түгел, бик тәмле дә булган десертны көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга…

 Республикабызда һәм илебездә яшәүче халыкларның бер вәкиле – хезмәт юлының күп өлеше биредә үткәнгә, Кама Тамагы җирен чын күңелдән үзенең туган җире дип санаучы таҗик кешесе белән әнә шундый кызыклы һәм бер үк вакытта файдалы әңгәмә булды…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев