Ташламага хокукың бар икән – алдан хәбәр ит
Әгәр гражданин милек салымын исәпләгәндә салым ташламаларын куллануга исәп тота икән, ташламага хокукны раслаучы документларны салым инспекциясенә вакытында тапшырырга кирәк. Транспорт салымына ташлама алу өчен гариза һәм документларны салым түләүче теркәлгән урындагы салым инспекциясенә, ә физик затларның милек салымына һәм җир салымына ташламага күчемсез милек объекты яки җир участогы урнашкан...
Әгәр гражданин милек салымын исәпләгәндә салым ташламаларын куллануга исәп тота икән, ташламага хокукны раслаучы документларны салым инспекциясенә вакытында тапшырырга кирәк.
Транспорт салымына ташлама алу өчен гариза һәм документларны салым түләүче теркәлгән урындагы салым инспекциясенә, ә физик затларның милек салымына һәм җир салымына ташламага күчемсез милек объекты яки җир участогы урнашкан урынга тапшырырга кирәк. Милек салымына ташламалар исемлеген Россия ФНС сайтында "Милек салымы: ставкалар һәм ташламалар" электрон сервисында табарга мөмкин. Шунда ук конкрет ташлама алуга кирәкле документлар исемлеге язылган. Ташламалар гариза формасында, шуңа күрә салым органнары инспекциягә баруны кичектермәүне тәкъдим итә. Әгәр ташламага хокукыгыз булып та, аның турында вакытында гариза язмаган булсагыз, шуны истә тотыгыз: ташламаны исәпкә алып, салым алдагы өч елга гына исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев