Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәҗрибә уртаклашу ике як өчен дә файдага гына

Кама Тамагында педагогларны һәм остазларны хөрмәтләделәр.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, җитештерү, авыл хуҗалыгы өлкәләреннән килгән остазлар район башлыгы Наил Вазыйхов инициативасы белән уздырылган чараның төп геройлары булдылар.

Һәр учреждениедә, оешмада, предприятиедә белгечләр һәм эшчеләр бар, алар үз коллективларына дистә еллар хезмәт гомерен багышлаган. Күбесе яшь хезмәттәшләре өчен остаз булып тора.

Музыка мәктәбе оештырылганнан бирле анда Зинаида Шулаева эшләде. Ул тәрбияләгән музыкантларның күбесе тормышларын музыка белән бәйләде. Бүген балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләренең, музыка мәктәбе педагогларының, мөгаен, барысы да – ул тәрбияләп чыгарган укучылар.

Фирдәвес Дәминова кырык елдан артык Затон урта мәктәбендә математика фәнен укыта. Ул укучылары югары нәтиҗәләр күрсәткән искиткеч педагог кына түгел, ә яшь коллегаларының төп ярдәмчесе дә.

Альберт Фатыйхов үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән һәм аңа утыз елдан артык гомерен багышлаган. Хезмәт юлының соңгы елларында ул җитәкләгән авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләреннән эшкә күнегергә булышканы, биргән киңәшләре һәм ярдәме өчен аңа карата рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бөтен хезмәт стажы Кама Тамагы РайПОсы белән бәйле Нина Колчинага элеккеге хезмәттәшләре «Алтын йөрәкле Остазга» дип язылган зур торт тапшырды. Бүген Нина Михайловна, лаеклы ялда булса да, хезмәттәшләрен онытмый, ел саен аларны кооперация хезмәткәрләре көне белән котлый.

Безнең газета күп тапкырлар үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Дамирә Рыжова турында язды. Быел ул Дәүләт бүләге белән билгеләп үтелде.  Ул шулай ук өлкән буынны алыштыручы яшь коллегаларының остазы булып тора. Яшь белгечләр остазлары турында бары җылы фикердә.

Тантана «гаеплеләре»нә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм район ветераннар советы рәисе Виталий Юманов бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев