Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмте авыл җирлегендә гражданнар җыелышы

Тәмтедә узган гражданнар җыелышында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Җирлек башлыгы Игорь Зиновьев башкарылган эшләр һәм яңа елга планнар турында сөйләде.

Игорь Альбертович, чыгышын йомгаклап, авыл халкын җирлек проблемаларын хәл итүдә, шул исәптән төзекләндерү буенча актив гражданлык позициясе һәм җаваплылыгы күрсәтергә чакырды. «Һәр кеше үз тирәсендәге чисталыкка омтылганда гына авыл матурланачак», - диде ул.

«Россельхозбанк» АҖның Тәтеш өстәмә офисы идарәчесе Наталья Рыжова банкның авыл территорияләре өчен комплекслы тәкъдимнәре турында сөйләде, болар – сезонлы эшләр башкару өчен әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредит, авыл җирендә яшәүче кулланучылар кредиты һәм физик затлар өчен ипотека.

Илдар Гыйльметдинов тәмтелеләр алдында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, аның эшендә гражданнарның хокукларын яклау һәм аларның иминлеген арттыру өстенлекле юнәлеш булып кала. Ул шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм күрсәткәннәре өчен авыл халкына рәхмәт белдерде.

РФ Дәүләт Думасы депутатыннан җирле балалар бакчасына өстәмә бина төзелешендә ярдәм күрсәтүен үтенделәр, чөнки авылда моның өчен ихтыяҗ бар – 10 бала мәктәпкәчә балалар учреждениесенә чиратта тора. Шулай ук спорт мәйданчыгы төзү дә планлаштырыла. Илдар Ирек улы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте

Җыелыштан соң Илдар Ирек улы һәм Наил Альберт улы җирлекнең актив кешеләренә бүләкләделәр. Алар арасында тренер Евгений Семин, мәдәният йорты директоры Татьяна Шәрипова, җирле үзидарә секретаре Любовь Умылина, фермер Әхмәт Биккинин һәм башкалар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев