Тәмте авыл җирлеге
Халыктан сораулар явып кына торды.
ТатЗОС авылы белән Тәмте арасындагы юл кайчан асфальтланачак яки төзекләндереләчәк? Спорт мәйданчыгында балалар роликларда һәм велосипедларда йөри алсын өчен резина өслекне кайчан ясаячаклар? Кабельле телевидениегә тоташу мөмкинлеге булсын өчен кайчан оптик-җепселле элемтә сузачаклар? Электриклар кискән ботакларны кайчан җыячаклар? Аптека ябылды, чөнки аптекарьның хезмәт хакын киметтеләр, нигә күбрәк түләмисез, эшкә урнашырга теләүчеләр булыр иде? Ни өчен авылда гуманитар ярдәм җыю пункты юк?
Тәмте авыл җирлеге иң зур территориягә таралган алты торак пунктны берләштерә, мәсәлән, Тукай авылына кадәр 15 километр. Ләкин, шуңа да карамастан, мул карлары белән истә калган узган кышта Тәмтедә, башка күп кенә авыллардан аермалы буларак, юлларны чистарту буенча бер генә зарлану да булмады.
Бүгенге көндә җирлектә 1600 кеше яши. Эшкә сәләтле халыкның яртысыннан артыгы «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда һәм «Кедр» ҖЧҖда эшли. Шул ук вакытта ике предприятие дә җирлеккә территорияләрен төзекләндерүдә һәм пенсионерларга ярдәм итүдә булыша.
– Ел саен «Үзара салым» программасы буенча 300 әр сум акча җыябыз, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Игорь Зиновьев. - Бу районда иң кечкенә сумма, әмма әлеге акчаларны да бөтен кеше бирми. Бездә ел саен җыемның иң түбән проценты туплана. Шул ук вакытта республика тарафыннан арттырылган акчалар урам юлларын ремонтлауга, кышын һәм җәен урамнарны карап тотуга, ягулык-майлау материаллары сатып алуга, тракторларны ремонтлауга һәм башкаларга, ягъни җирлекнең һәр кешесе өчен мөһим булган нәрсәләргә тотыла.
Җирлектәге барлык урамнарның гомуми озынлыгы – 38 километр. Тагын да күбрәк эшлисе килә, ләкин, кызганыч, җыелган сумма сигез урамдагы юлларны ремонтлауга гына җитте.
Былтыр тагын бер трактор алдык. Хәзер бездә алар өчәү, шуларның икесе искергән, алар һәрвакыт ремонт таләп итә. Әмма бездә юлларны кардан чистарту, үләннәрне чабу, янгын вакытында су ташу, язгы ташу чорында елгаларны һәм суүткәргеч торбаларын чистарту һәм башкалар өчен техника бар.
2024 елда республика программасы буенча Рубцов урамында 650 метр юл төзелгән, ТатЗОС авылында һәм Тәмтенең Бакча урамында су белән тәэмин итү челтәрләренә ремонт ясалган; законсыз оештырылган 5 чүплек бетерелгән, контейнер мәйданчыклары чикләре буенча 200 квадрат метрдан артык территория чистартылган һәм 12 машина чүп чыгарылган.
Җирлектә 5 муниципаль зират бар. Тукай, Ясная Поляна һәм ТатЗОС авылларында яшәүчеләр ел саен зират территорияләрен җыештыралар.
Җирлектә яшәү өчен барлык шартлар да булдырылган. Почта бар, анда газета-журналларга язылырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, иң кирәкле товарларны сатып алырга була. Пенсия акчасын китерү бенча проблемалар юк. “Саклык банкы” бүлеге эшли, «Пятерочка» кибетендә “АК БАРС банк” банкоматы урнаштырылган. Җирлек территориясендә 11 кибет бар. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр беркетелгән.
Табиблар амбулаториясе һәм ФАП медицина хезмәте күрсәтә, биредә 10 квалификацияле белгеч эшли, 10 урынлы көндезге стационар бар. Балалар бакчасында төрле яшьтәге ике төркем эшли, аларга барлыгы 47 бала йөри. Тәмте урта мәктәбендә 125 укучы белем ала, биредә өстәмә белем бирү буенча биш берләшмә һәм 50 дәрестән тыш эшчәнлек берләшмәсе эшли.
Җирлек территориясендә 3 мәчет һәм 2 чиркәү, янгын сүндерү буенча аерым пост урнашкан, анда тәүлек буе 12 МЧС хезмәткәре эшли. Постта 2 янгын сүндерү машинасы бар.
Җирлек башлыгы шулай ук агымдагы елга куелган бурычларны да атады: җирлек территориясен төзекләндерү; урам яктырткычларын диодлыларына алыштыру; җирлек бюджетына керемнәрне җәлеп итү эше; Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм митингы үткәрү; янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру; 2025 елда үзара салым буенча акча җыю; ТР Рәисен һәм җирле депутатларны сайлауда катнашу.
Халык сораулары нәрсәгә кагылышлы иде соң?
Тәмте һәм ТатЗОС авыллары арасындагы юл «Волгадорстрой» ҖЧҖ балансында тора. Җирлек башлыгы аңа, юлны ремонтлауны үтенеп, берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма барысы да юллардагы чокырчыкларны ремонтлау белән генә чикләнгән.
Кызыл Таудагы балалар мәйданчыгы 2021 елда төзелгән, проект буенча нигезенә ком салынган. Резин өслек белән каплау арзан түгел, ләкин үзара салым җыюда бар халык катнашып, җыем күләмен шактый арттырса, аны түшәргә була.
Теләүчеләр булмау сәбәпле, авылда оптик җепселле элемтә салынмый. Бушлай 20 каналны азсынучылар спутник телевидениесенә тоташкан.
РЭС таләбе буенча киселгән агачларны һәм ботакларны подрядчылар җыярга тиеш. Бу уңайдан шулай ук җирлекнең РЭС җитәкчелеге адресына берничә мөрәҗәгате дә булган, аларга җавап булмаган.
Тәмтедәге аптека шәхси эшмәкәрнеке, җирле үзидарәдә «аптекарь» дигән штат берәмлеге юк. Ләкин даруханә хуҗасы да, җирлек башлыгы да белгеч эзләү белән мәшгуль.
Авылларда һәм поселокларда гуманитар ярдәм җыю пунктлары клублар, почта, ТИҮләр каршында булдырыла. Аларны җирле халык, ягъни әлеге сорауларны бирүчеләр арасыннан булган волонтерлар оештыра.
Җирлеккә шулай ук ТатЗОС авылына кибет һәм балалар мәйданчыгы кирәк. Чыбык-чабыкларны шәхси йорт территориясенә аударган һәм елдан артык әлеге чүп-чарны җыештырмаган эшмәкәргә карата, диабет белән авыручыларны тормыш өчен кирәкле дарулар белән тәэмин итү буенча үзәк район хастаханәсе адресына дәгъвалар белдерелде.
Әмма төзекләндерү, куркынычсызлыкны тәэмин итү, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү, су белән тәэмин итү, документлар рәсмиләштерү һ.б. өчен хәлдән килгәнчә барысын да эшләүче җирлек хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре дә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев