Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер кат җылылык турында

Киңәйтелгән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов Затондагы модульле газ котельные аша җылытыла торган тулай торакта яшәүчеләрнең фатирларда салкын һәм дымлы булудан зарланулары турында әйтте.

Редакция әлеге мәсьәлә буенча «Затон» ШИК директоры Ирина Хахалевага мөрәҗәгать итте.

- Шикаять Куйбышев урамындагы 4а йортта яшәүчеләрдән килгән. Бу – көн җылыну сәбәпле, операторларның газ басымын киметүе нәтиҗәсендә күзәтелә торган хәл. Урамда һава температурасы төшкәч, алар басымны арттыралар. Яңгырлы көннәрдә йорт әкренрәк җылына, шуңа күрә фатирларда температура вакытлыча төшә, – дип аңлатты Ирина Петровна.

- Әгәр басымны киметмәсәң, аны бер күрсәткечтә генә тотсаң?

- Газның лимитлары була, аларны үтәргә кирәк. Югыйсә ул җылыту сезонына җитмәячәк.

- Без көн саен йортны газ белән тәэмин итүне һава шартларына нигезләнеп көйлибез. Фатирларда салкын түгел. Җылыны яки салкынны тою хисе һәркемнең үзгә була, берәүләргә нормаль булса, икенчеләргә шул ук температура эссе, өченчеләргә салкын булырга мөмкин. Без газ чыгымнары нормативларын үтәргә тиеш, бу бик мөһим,- диде газ котельные операторы Эдуард Вәлиев.

Гагарин урамы, 9а йортындагы тулай торакта яшәүче  ир-ат үзенең фатирында җылы булуы турында әйтте.

Куйбышев урамы, 4а йортындагы тулай торакта яшәүче Виктория Скудина башта салкын булуы, ә җылыту сезоны башлану белән фатирның җылынуы турында әйтте.

Ирина Хахалева әлеге йортка индивидуаль казаннар урнаштыру мәсьәләсенең кичектерелүе турында хәбәр итте. «Казан бәясе һәм аны тоташтыру зур чыгымнар таләп итә, бу һәркемнең дә хәленнән килми», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев