Сугыш кичкән кашык
Геннадий Арланов гаиләсендә сугыш ядкаре бар, ул аны ике сугышта катнашкан бабасының истәлеге итеп саклый.
– Әниемнең әтисе Ярославский Дмитрий Сергеевич 1892 елда Буа районының Әлших авылында туган. Аңа Беренче бөтендөнья, Фин, Икенче бөтендөнья сугышларында катнашырга туры килгән, - дип сөйли Осинники авылында яшәүче Геннадий Арланов. – Сугыштан ул Георгий хачы белән кайткан. 1939 елда Фин сугышына чакырылган, аннан 1940 елның язында кайткан.
Бөек Ватан сугышына Дмитрий Ярославский 1942 елның апрелендә чакырылган. Бөтен сугышны ул рядовой кызылармияче булып кичкән һәм исән-сау әйләнеп кайткан. Ә ике улы – 23 яшьлек Иван һәм 19 яшьлек Михаил сугышта хәбәрсез югалганнар.
– Бабай яхшы хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышыннан «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены белән кайткан, - ди Геннадий Георгиевич. - Бүләкләнүләре белән беррәттән ул үзенең фронт кашыгын да кадерләп саклады. Бу кашыкны бабай гомер буе кулланган, аның белән ике сугыш кичкән, ул аннан аерылмаган, соңрак аны өйдә кулланды, - ди Геннадий Георгиевич. - Кашык нык, бөгелми. Хәзер ул миндә легендар бабам истәлеге булып саклана.
Ватан сугышыннан кайткач, бабам Яшел Үзән шәһәрендә заводлар төзегән, ул сугышларга гына түгел, хезмәткә дә бай озын гомер кичерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев