Сугыш чоры балалары: исән калу өчен хезмәт куйганнар
Кама Тамагында яшәүче Анна Тюринага октябрь аенда 95 яшь тулды, һәм «Южная Околица» территориаль иҗтимагый үзидарә Советы әгъзалары аны әлеге күркәм юбилее белән котлады.
Анна җиде балалы гаиләдә үсә, һәм балалары өчен нибары 7 сум (һәр балага бер сум) акча алган әнисенең аларның тамакларын туендырырга мөмкинлеге булмый. Шуңа күрә беренче сыйныфта укыган Аннаны гаилә яшәгән Балык Бистәсеннән Кирельский авылындагы өч туган апасына җибәрәләр. Бу хатынның үз балалары булмый, һәм сигез яшьлек кыз, ул замандагы күп кенә балалар кебек үк, парта артына башка утырмый – исән калу өчен аңа хезмәт куярга кирәк була.
9 яшеннән бирле ул совхоз кырларында эшли: түтәлләргә су сибә, бәрәңге җыя. Сугыш башлангач, аны – яшүсмер баланы ашханә мөдире итеп куялар. Урып-җыюга совхозга йөзгә якын эшче килә, аларны ашатырга кирәк…
Ул вакытта берәү дә, хәзерге кебек, яшүсмерләрнең күчеш чоры турында уйланмаган – 13 яшендә Анна өлкәннәр белән бертигез хезмәт куйган. Әтисе фронтка китә һәм хәбәрсез югала, һәм кыз 15 яшендә фермада сыер савучы булып эшли башлый.
Анда ул 40 ел эшләгән. Бик тырышып хезмәт куйганы өчен, егерме савымчы арасыннан Аннаны һәм тагын ике сыер савучыны Казанга алдынгылар слетына җибәрәләр, анда аларга бүләкләр тапшыралар. Ул вакытта кул белән сауганнар, төркемендә 25 сыер булган, савым аппаратларына күчкәч, 30 сыер сауган.
Анна Васильевнаның куллары талчыккан, кайчакларда, армый-талмый хезмәт итүләрен искә төшереп, сызлыйлар, ләкин ул зарланмый – намус белән эшләгән: алар сауган сөт иң майлысы булган, су кушмаганнар, сыерлары һәрвакыт чиста булган...
Язмабыз герое бердәнбер кызы Надежданы ялгызы үстергән, иртә ирсез калганга, барысына да өлгерү өчен баланы үзе белән фермага алып барып йөртергә туры килгән аңа. Үз хуҗалыгы да булган: сыер, сарыклар асраган. Бүгенге көндә Анна Васильевна кызы белән яши, оныклары үскәнгә, оныкчыгы барлыгына шатлана, аларның уңышлары белән горурлана. Заманында аңа, балачакның тәмен тоярга да өлгермичә, бик тиз үсеп җитәргә туры килгән, мәктәптә уку мөмкинлеге булмаган, чөнки кечкенәдән исән калу өчен хезмәт куйган.
Анна Васильевна кебек хатын-кызлар эшчәнлекләре, тырышлыклары, фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә үзләре дә исән калган, илебезне торгызуга да үз өлешен керткән.…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев