Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш чоры балалары: аларның тормышы – илебез тарихы

Южная Околицада яшәүче Тәскирә Гомәрованың балачагы һәм яшүсмер еллары авыр сугыш чорына һәм аннан соңгы катлаулы заманга туры килгән.

Ул чакларны искә алуы авыр 

Тәскирә Зарифулла кызы 1938 елда Ишем авылында туган. Кызга бер яшь чакта, әтисе урып-җыю вакытында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

Зарифулла Фәтхуллин колхозда механизатор булып эшләгән, ул үлгәч, бертуганы Хәбибулла гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алган, шулай итеп, кызның үги әтисе барлыкка килә. Тик бу озакка бармый: 1941 елда, сугыш башлануга ук, ул кечкенә Тәскирәне генә түгел, аның 23 көнлек сеңлесе Рәмзияне дә калдырып, фронтка китә. Әниләре Әминә Сабир кызы ике бала белән ялгыз кала. Кечкенә балалары булган хатын-кызга нинди сынаулар аша үтәргә туры килүен күз алдына да китерүе кыен: ике кеше өчен эшләргә һәм, бернигә дә карамастан, балаларын аякка бастырырга кирәк була, ярдәм итәр кешесе булмый. 

«Үги әти ул коточкыч сугышта хәбәрсез югалган, ә әни бүтән кияүгә чыкмады, - дип искә ала Тәскирә апа. - Сугыш һәм сугыштан соңгы чорларны искә төшерүе авыр, тоташ ачлык булды, кияргә бернәрсә дә юк иде, бөтен ил шулай яшәде. Мин өч ел Ишем мәктәбендә укыдым, ул балалар йорты янында урнашкан иде.…

16 яшендә комбинатта эшли башлаган

Ул арада, авыр яраланып, әтисенең ике энесе сугыштан кайта. Берсе сугышта кулын югалткан була, ул өйләнә һәм барысы бергә кечкенә генә йортта яши башлыйлар. Әминә Сабир кызы, яхшырак тормыш эзләп, кызларын алып, Казанга күченеп китә. Алебастр заводына эшкә урнаша, эше авыр була, әмма хатын бар көченә кызларын аякка бастырырга тырыша. Завод гаиләгә барактан бүлмә бирә, Тәскирә мәктәпкә йөри башлый.

16 яше тулуга, язмабыз герое Казан җитен комбинатына эшкә урнаша, анда өч ел хезмәт куя. Ә аннан соң 16 нчы моторлар төзү заводына эшкә керә.

Тәскирә Зарифулла кызы Казанда үзенең булачак ирен – Арча районында туып-үскән Мәхмүт Гомәровны очрата. Алар 1961 елда өйләнешәләр, бер-бер артлы уллары Марат һәм Айрат туа.

Ярты гасырдан артык бергә гомер иткәннәр

Җитмешенче еллар башында язмабыз герое вертолет заводына эшкә урнаша, анда 22 ел маляр булып эшли, шул исәптән вертолетларны буяу белән дә шөгыльләнә. Ярты гасырдан артык бергә яшәгән иренең хезмәт эшчәнлеге чын ир-ат һөнәренә бәйле була: ул бульдозер машинисты булып хезмәт куя, үҗәтлеге һәм нык холкы аны һәрвакыт гомер буе озата барган. Техник грамоталылыгы, профессиональлеге, чыдамлыгы нәтиҗәсендә Мәхмүт Гомәр улы республикабыз һәм районыбыз территориясендә генә түгел, Иран-Гыйрак сугышының катлаулы чорларында Гыйракта элеватор төзелешендә дә уңышлы хезмәт куйган. Лаеклы ялга ул районыбызның юл хезмәтендә эшләгәннән соң чыккан. Тәскирә Зарифулла кызы, пенсиягә чыккач, ире белән Южная Околица читеннән йорт сатып алып, 1992 елда шунда күченгәннәр. Мәхмүт Гомәр улының вафатына инде 7 ел, кызганыч, күптән түгел олы уллары Марат та вафат булган. Тәскирә апа бүгенге көндә кече улы Айратның, оныклары һәм оныкчыкларының игътибарын тоеп яши, алар еш кайталар, ялгызын калдырмыйлар.

Оныкларын һәм оныкчыкларын кунакка көтә

Газетабызда Тәскирә һәм Мәхмүт Гомәровларның кече уллары – ТРның атказанган артисты Айрат Гомәров турында язма чыкканы бар. Аның иҗат юлы «Болгар» вокаль төркемендә башланган, «Казан» вокаль коллективында дәвам иткән, ә солист буларак иң зур популярлыкны «Заман» төркемендә җырлаганда казана.  

«Минем әтием бик матур итеп җырлаган, курайда уйнаган, - ди Тәскирә Зарифулла кызы. - Ирем дә гармунда уйный иде. Ә Айрат балачактан ук җырларга яратты – патефонга пластинканы куя да тыңлый, кушылып җырлый иде...».

Ә тормыш үз юлы белән бара... Язмабыз героеның дүрт оныгы бар, алар әбиләренә җиде оныкчык бүләк иткән. Тәскирә Зарифулла кызы аларны һәрвакыт кунакка көтә һәм аның бар теләге – якыннарының үзе кичергән авырлыкларны беркайчан да белмәүләре һәм бәхетле булулары…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев