Су юлларында барысы да тәртиптә булсын – Кама Тамагы тыңлый
Поселок кунаклары гына түгел, күп кенә каматамагылылар да Южная Околицага кергәндә уң якта калучы тимер антенналар белән уратып алынган 70 метрдан артык биеклектәге кызыл кирпеч бинаның яр буе радиостанциясе икәнен белмиләр, ул бәла-каза, ашыгычлык һәм куркыныч янаган очракта чакыруларны күзәтә, һава торышы фаразларын, кисәтүләрне һәм юл турындагы мәгълүматларны тапшыра, флот белән радиотелефон һәм радиотелеграф элемтәсен тәэмин итә.
Ә менә Южная Околицада яшәүчеләр бу стратегик объектның әһәмиятен белә, чөнки аларның кайберләре (мәсәлән, минем әнием һәм туган апам) монда эшләгән, яки елгачы булган һәм радиостанциянең суднолар йөрүендәге роле турында бик яхшы белгән.
Кама Тамагы элемтәдә
– Без үтеп баручы суднолар белән элемтәдә генә калмыйча, тәүлегенә 4 тапкыр һава торышы фаразын һәм радиобюллетень дә тапшырабыз, - диде радиостанция диспетчеры Ирина Савельева. - Сәгать 6.00, 12.00, 17.00 һәм 22.00 дә 15 минут дәвамында эфирга чыгабыз, Тольятти ягына йөзүче кораблар өчен 1-10 участокны һәм Казанга таба булган 11-20 участокны колачлыйбыз…
Ирина белән сөйләшүебезне көтмәгәндә «Кама Тамагы, мин Волгодонск» дип, Идел киңлекләре аша килгән ир-ат тавышы бүлде, шулчак ярты гасырдан артык элек булган чор искә төште. Без, балалар, бу бүлмәгә йөгереп керә идек, өстәл янында коммутатор артында әни утыра һәм: «Кама Тамагы тыңлый» дип җавап бирә иде. «Шлюзовой 27» дә элемтәгә чыга иде, әтием аның капитаны булды, һәм без эфирда аның тавышын ишетә идек. Шунысы гаҗәп, монда бернәрсә дә үзгәрмәгән диярлек: шул ук стеналар, биек түшәмнәр, тик менә күп санлы приборлар һәм әйләнүче зур кәтүкле җайланма юк, аларда телефончыларның суднолар белән булган барлык сөйләшүләре яздырыла иде. Элеккеге әйберләрдән телефон трубкасы гына калган. Ярты гасыр эчендә күп нәрсә үзгәргән, шул исәптән, әлбәттә, элемтә дә…
Ул арада Ирина «Волгодонск»ка имин юллар теләде, журналга тиешле язуларны теркәде, һәм без сөйләшүебезне дәвам иттек.
Көн саен тәүлек әйләнәсе карау
– Хәзер безнең сөйләшүләр цифрлы регистратор – градиентка яздырыла, ә компьютер мониторында УКВ диапазонлы радиостанциясенең 9 каналында элемтәгә чыгучы корабларның кайдалыгын күрәбез. Кирәк булса, үзебезгә якынрак булган корабларны 5 каналда элемтәгә чакыра алабыз.
«Кама Тамагы, мин Төньяк 1» – «Кама Тамагы тыңлый». Чираттагы теплоход Камадан Иделгә чыгуы турында хәбәр итте.
– Элек әнием Татьяна Аринина радист булып эшләгәндә, ә ул 35 еллык стажга ия, дежурлыкка икешәр кеше чыга иде, чөнки су транспорты агымы шактый күбрәк булды, - дип әңгәмәне дәвам итә Ирина. - Ә хәзер безнең штатта миннән тыш тагын 4 оператор бар: Людмила Юманова, Марина Вахромова, Илдар һәм Илнар Латыйповлар. Тәүлек буе эшлибез, төнлә йөкләнеш арта. Бер смена эчендә судно саны 75 кә җиткәне бар. Кемдер гипс руднигында товар төятүгә баса, аннары үз юлын дәвам итә, кемдер Идел буйлап, кемдер өскә таба йөзә. Болар барысы да билгеләп үтелә, аннары Казандагы диспетчерларга тапшырыла…
Радиостанциянең тарихы һәм хәрби үткәне
Тарихи очерклар авторы Иван Маховик газетабызда 72 метр биеклектәге радиостанциянең ике антеннасы1928 елда монтажланган дип искә ала: «Антенна матчалары Германиянең Золинген шәһәрендә коелган тимердән эшләнгән. Шунысы кызык, антеннага нигез салынганда, тулы бер мамонт скелеты табылган...».
Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Наталья Николаева антенналар урнаштырылган территориядә радиостанциянең 1939 елда эшли башлавы турында мәгълүмат бирде. Ә өлкәннәр исә елгачылар яшәгән Ак йорт дип йөртелә торган йорт янындагы ике катлы бинаны хәтерли. Бу бинада 1939 елга кадәр радиостанция урнашкан.
Бөек Ватан сугышы елларында станциянең эш диапазоны Рыбинскидан Әстерханга кадәр була, ягъни бөтен Идел колачланган. Хәзер диапазон Волгоградка кадәр кыскарган.
Сталинград сугышы вакытында безнең радиостанция аша гаскәрләр гә барлык оператив мәгълүмат шифрланган рәвештә тапшырылган. Кама Тамагы нефть базасында (ул да Южная Околицада урнашкан) Сталинградка баручы корабларга ягулык салынган, һәм элемтәне әлеге дә баягы радиостанция гамәлгә ашырган. Ике стратегик объект та хәрбиләштерелгән сак күзәтүе астында булган.
Кочегарка, Морзе ачкычы һәм бәлага тару турындагы сигнал
«Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Татьяна Мозаффарова радиостанциядә 15 ел эшләгән.
– Хәзер генә ул станциядә электр белән җылыталар, озак еллар буе кочегаркадагы мичкә күмер яктылар. Мин 1985 елда радиоүткәргеч элемтәсе телефонисты булып эшкә урнашканда, җитәкче Александр Дыренков иде, аннары Сергей Кузнецов булды. Судноларның иминлеге безнең өчен һәрвакыт беренче урында иде, шуңа күрә һәр ике сәгать саен Тольяттидан килгән һава торышы фаразын, авария килеп чыкмасын өчен судноларга, маякларга һәм эшләүче земснарядларга юл мәгълүматларын тапшырдык…
Татьяна Валентиновна бер вакыйганы искә төшерде, аны әнием сирәк искә ала иде, чөнки ул фаҗигале хәлләргә бәйле. Бер төнне телефонист Мәрьям Тукаева эфирда морзе әлифбасы буенча тапшырылган бәлага тару турындагы сигналны ишетеп ала. Ул вакытта шулай ук ерак араларга сигнал тапшыру өчен радиостанциядә телефонист өстәлендә телеграф ачкычы (Морзе ачкычы) булган. Ульяновскида “Александр Суворов” пассажир теплоходы Идел буйлап күпер астыннан чыкканда, тиеш булмаган аралыкка кергән һәм пассажирлары бу вакытта кино караган өске палуба күпергә бәрелгән. Радиооператор каушап калмаган, оператив рәвештә диспетчерларга авария турында хәбәр иткән, һәм бу күпме гомерне коткарып калган. Соңрак аны хәтта үрнәк хезмәте өчен бүләкләгәннәр, гәрчә ул дежурлыкны гомерлеккә истә калдырса да…
Тату һәм хезмәт сөючән коллектив
– Ә мин радиостанциягә 1974 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң ук килдем, - диде Южная Околицада яшәүче, 37 ел радиоэлемтәдә телефонист булып эшләгән Ольга Асякина. - Ул вакытта станция Казан элемтә һәм радионавигация узелына карады, җитәкчесе Евгений Илларионов иде. 4 сменада икешәр телефонист эшләде. Мәрьям Тукаева, Нәкыя Андреева, Надежда Сидорова, Нина Гордеева, Татьяна Аринина, Анатолий Кудин, Алевтина Асякина һәм мин икешәр сәгать 16.00 дән 23.00 гә кадәр, аннары 8.00 дән 16.00 гә кадәр һәм 23.00 дән 8.00 гә кадәр дежур тора идек. Суднолар күп йөри иде, тәүлек эчендә 300 гә кадәр судно элемтәгә чыга. Смена тәмамланганчы, корабларны Казан диспетчерларына дислокациялибез, диспетчерлар аларның кайдалыгын күзәтә. Шулай ук безнең белән телеграфист Надежда Илларионова эшләде, телеграммалар теге яки бу кораблар беркетелгән шәһәрләргә һәм торак пунктларга җибәрелде, аларда теплоходлардагы ихтыяҗлар, кадрлар һәм башка хәл ителергә тиешле проблемалар җиткерелде. Коллективыбыз тату һәм эш сөючән иде. Биредә иң озак хезмәт куйган кеше – Владимир Кузнецов, ул сугышка кадәр үк инженер булып эшли башлаган, аннары фронтка киткән. Бөек Ватан сугышы ветераны, белемле инженер, ул күп еллар станциягә җитәкчелек итте һәм безне радио аппаратурасы белән идарә итәргә өйрәтте. Ә 2000 елларда Казан элемтә узелы Идел бассейны элемтә һәм радионавигация үзәге филиалына әверелде, суднолар сирәгрәк йөри башлады, һәм без инде берәрләп кенә эшлибез…
– Хәзер безнең предприятие «Мәгълүмати-техник үзәк – «Эчке су юлларының Идел буе бассейны администрациясе» федераль бюджет учреждениесе филиалы дип атала, аңа Волгоград, Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород, Городец, Ярославль, Казан, Тольятти һәм Куйбышев исемендәге Затон керә, - диде мәгълүмати-техник үзәк җитәкчесе Сергей Харьянов.
Йөз елга якын чор дәвамында елга судноларының иминлеге һәм эшчәнлеге сагында торган бу элемтә үзәгенең атамасы вакытлар узу белән ничек кенә үзгәрсә дә, радиостанциянең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Елгачылар көне белән котлыйм, Камада һәм Иделдә көндезен дә, төнлә дә эфирда: «Кама Тамагы тыңлый» дигән аваз таралуын телим…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев