СУ, ЮЛЛАР ҺӘМ ЧҮП – төп проблемалар
31 августта каматамагылылар каты коммуналь калдыклар полигонында ут күргәннәр.
Ачыкланганча, ул кичне биредә контейнер мәйданчыкларында калдырылган коры ботакларны яндырганнар. Эш янгын сүндерү хезмәте белән килештереп башкарылган.
Әлеге полигонда 2002 елдан бирле каты коммуналь калдыкларны күмү эшләре алып барыла, аның проект куәте тыгызланган хәлдә 106,97 мең кубометр тәшкил итә. Проект буенча 32-38 кубометрлы 3 карта тутырылачак.
Районда торак пунктларның контейнер мәйданчыкларыннан чүп чыгару белән «СЭС-Регион» ҖЧҖ операторы шөгыльләнә. Филиалда 12 кеше эшли, ике махсус машина бар, каты коммуналь калдыкларны чыгару көн саен график буенча башкарыла. Аерым алганда, Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоны контейнер мәйданчыкларыннан чүп – көн саен, Тәмте, Тенеш, Антоновка, Рус Бортасы һәм Красновидово авылларыннан – атнага ике тапкыр, калган торак пунктлардан атнага бер тапкыр чыгарыла. Каты коммуналь калдыклар әлегә Бәки, Бәби авылларыннан чыгарылмый. Шәпкә һәм Яшелчәдән чүпне яздан көзгә кадәр генә чыгаралар, кыш көне аларга махсус техникада кереп җитеп булмый.
Оешма барлыгы 141 бункер һәм 180 контейнерга хезмәт күрсәтә. Эш барышында еш кына проблемалар килеп чыга. Барлык мәйданчыкларга да керү юллары салынмаган, үтенечләргә һәм кисәтүләргә карамастан, халык контейнерларга төзелеш калдыклары һәм ботаклар тутыра, барлык мәйданчыклар да тиешле хәлдә тотылмый, нәтиҗәдә контейнерлар һәм бункерлар сафтан чыга.
– Җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәсем килә, юлларны кышын тәртиптә тоту буенча контракт төзегәндә, контейнер мәйданчыкларына керү юлларын чистартуны да өстәргә кирәк, - диде бүлекчә җитәкчесе Руслан Хәлилов. - Шуны онытмаска кирәк: 89 нчы Федераль законның 8 нче маддәсе нигезендә контейнер мәйданчыкларының торышы җирле үзидарә органнарына йөкләтелә.
– Хәзерге вакытка каты коммуналь калдыкларны чыгаруга юридик затлар белән 159 килешү төзелгән, - дип хәбәр иттеләр безгә «ПЖКХ» ҖЧҖда. – Алар арасында мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, бюджет һәм коммерция оешмалары бар.
Җиде юридик зат гариза тапшырган, әмма килешүгә кул куелмаган, 80 гә якын абонент хәтта гариза да тапшырмаган. Исегезгә төшерәм, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 нчы ФЗның 24.7 маддәсе нигезендә каты коммуналь калдыклар хуҗалары калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Килешү булмау административ җәзага китерә, шул ук вакытта калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар шактый арткан:
- гражданнар өчен – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр (кабат бозган өчен 3-4 мең сум),
- вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр (кабат 40-50 мең сум өчен),
- эшмәкәрләр өчен – 50 меңнән 60 мең сумга кадәр яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору (кабат 70-80 мең сум өчен),
- юридик затлар өчен – 250-350 мең сум, (кабат бозган өчен – 400-500 мең сум).
Бүген муниципалитет- ларның төп проблемалары – су, юллар һәм чүп.
Бу вакыт эчендә экологлар чүпне вакытлыча саклау полигоннарын яба башлаган. Югары Осланда, Апаста, Буада полигоннар 110% ка тулган, экологлар аларны япкан.
Тагын бер кат исегезгә төшерәм, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89 нчы Федераль Законның 24.7 маддәсенең 4 бүлеге нигезендә каты коммуналь калдыклар хуҗалары каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүче төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Калдыкларны туплау нормативлары ТР МК 12.12.2016 №922 карары нигезендә билгеләнә, карарда күрсәтелмәгән оешмалар өчен исәп-хисап административ объектлар буларак башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев