Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су бәйрәме

Җәйге каникулларда балаларның буш вакыты бик күп. Җәй-уеннар, күңел ачу, көч туплау һәм сәламәтлек ныгыту вакыты. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары укучылар белән эшләүдә иң кызыклы һәм әһәмиятле формаларның берсе. Элеккеге гадәт буенча без аларны пионерлар дип атыйбыз. Биредә укучының белемен арттыручы төрле чаралар үткәрелә. Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе- Нептун көне....

Җәйге каникулларда балаларның буш вакыты бик күп. Җәй-уеннар, күңел ачу, көч туплау һәм сәламәтлек ныгыту вакыты. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары укучылар белән эшләүдә иң кызыклы һәм әһәмиятле формаларның берсе.
Элеккеге гадәт буенча без аларны пионерлар дип атыйбыз. Биредә укучының белемен арттыручы төрле чаралар үткәрелә. Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе- Нептун көне. Нептун- елга һәм күлләр падишаһы, диңгез һәм океаннар хуҗасы Посейдонның кече туганы.
Узган чәршәмбедә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексына Нептун (инструктор Раил Яруллин) килде. Аңа ярдәмгә Водяной (инструктор Евгений Шалдыбин), Су анасы (инструктор Алсу Хананова) килде. Бәйрәмне алып баручы Энҗе Сабирова ("Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы шәфкать туташы). Бәйрәмгә Сөйки, Тәмте һәм Кама Тамагы мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр килгән иде. Алып баручы аларны командаларга бүлде, ә инструкторлар сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында инструктаж үткәрде. Аннан соң алар елга һәм күлләр патшасы нептунны чакырды. Ә ул баш хөкемдар ролендә чыгыш ясады. Командалар үзара зур азарт белән көч сынашты. Бу вакытта бөтен дөнья балалар көлүенә һәм шау-шуына күмелгән кебек булды. Балалар чараны оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән кайтып китте. Нептун көне аларга бик күп елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X