Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су басу куркынычы кими

Февральдә МР башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә ташу суларына каршы комиссия төзелеп, су басу нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү өчен кирәкле техника исемлеге расланып, оешма җитәкчеләре белән килешенгән иде.

Мартта Уразлино авыл җирлеге территориясендә КЧС ПБ күчмә утырышы үткәрелде. Анда язгы ташуны кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү чаралары планы расланган иде.
- Планда каралган практик һәм контроль чаралар тулысынча үтәлде, - ди ПЧ-116 җитәкчесе Иван Ильин. - Әмма һава торышына бәйле рәвештә төзәтмәләр кертергә туры килде. Мәсәлән, районыбызда су басу куркынычы Иске барыш авыл җирлегендә Үләмә елгасы ярларыннан чыккач, 10 апрельдә башланды. Быел Уразлино, Олы Салтык, Кече Салтык, Кыртапа һәм Иске Барыш авыллары иң куркыныч участоклар булды. Районыбызның су басу куркынычы булган башка торак пунктларда хәл тыныч.
Авыл җирлеге башлыкларының әзерлек эшен һәм кисәтү чараларын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, Уразлино җирлегендә кыш ахырында Ылгыма елга юлы чистартылды, бу язгы ташу вакытында су күләмен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. Берничә көн җирлек башлыгы һәр ике сәгать саен диспетчырлык хезмәтенең бердәм дежур пункты белән элемтәдә торды. Территорияне су басу куркынычы узып китсә дә, су басуга каршы комиссия әгъзалары район территориясен күзәтүдән туктамыйлар. "Кама Тамагы МР гражданнарны саклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе (ЕДДС) су басуга мониторинг алып бара.
Тәүлегенә ике тапкыр Тр Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясе язгы ташуга каршы мәсьәләләр буенча республика видеоконференциясе үткәрә. Тыңланылучы районнар составына без кермибез, әмма хәл бездә киеренке кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев