Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Солдатлар туган йорт җылысын һәм ярдәмен тойсыннар

Без Уразлы җирлегендә яшәүчеләрнең актив позициясе турында берничә тапкыр яздык.

Кече Карамал мәдәният йорты җирлек халкын туплау ноктасына әверелгән. Махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү теләге белән бирегә олысы да, кечесе дә килә. Кече Карамал пенсионерлары районда беренчеләрдән булып якташларыбызга өй токмачы әзерләп, аны зур партияләр белән хәрби операция зонасына җибәрде. Көзен алар солдатларга коры аш катнашмалары ясау өчен берничә капчык яшелчә җыйган.

Кама Тамагы пенсионерларының маскировка челтәрләре үрүен белгәч, кечекарамаллылар да бу эшкә кушылырга булган.

«Район үзәгендәге территориаль-иҗтимагый үзидарә белән сөйләштек һәм алардан 5 комплект челтәр өчен материал алдык, - диде җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин. – Нигез өчен рам ясадык һәм хатын-кызлар эшкә кереште». 

Без бу атнада эш кайнап торган Кече Карамал клубында булдык. Унике кеше челтәр үрә, тагын икесе блиндаж шәмнәре ясый иде. Гадәттә кичләрен җыелалар, әмма эш көне буе туктамый. Кемдер иртән килә ала, клуб ишекләре һәркем өчен ачык.

Кечекарамаллылар маскировка челтәрен үрүнең үзгә ысулын уйлап тапкан, болай үрү аны җиңелрәк һәм сизелмәслек итә.

«Тасмаларны ике яктан да кыйгачлап кисәбез, аннары рулон итеп төрәбез, челтәр ячейкасы аша кертәбез һәм киселгән почмакларын бәйлибез», - ди 30 елдан артык җирле ФАПта фельдшер булып эшләгән Әлфия Гыйбадуллина. 

«Челтәр җиңелрәк була, димәк, сугышчыларга аны күчереп йөртү уңайлырак булачак», - ди Хавия Габделкадыйрова, ул хәзер авылда яши һәм әтисе – имам-хатыйб Яхут Галимовка хуҗалыкта ярдәм итә.

«Болай үргәндә, материал да азрак сарыф ителә», - ди Рауза Миңнуллина, ул утыз елга якын үз җирлегендә иминият агенты булып эшли.

Зөһрә Трофимова 30 ел Кече Карамалда китапханәче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда: «Нәрсәдер белән ярдәм итә алам икән, әлбәттә, киләм. Монда без солдатларга ярдәм итеп кенә калмыйбыз, үзара аралашабыз да». Илһамия Хәбибуллина тумышы белән Яшел Үзән районыннан, Карамал егете белән гаилә корган һәм 20 елдан артык клубта эшләгән. Зифа Садриева, үзе әйтмешли, кайда  түлиләр шунда эшләгән – кибеттә дә, авыл Советында да, ФАПта, мәктәптә, колхозда да хезмәт куйган.

Иртәдән клубта пенсионерлар Фирдәвес Әскәрова, Резидә Низамова, Рауза Зарипова, Талия Гыймадиева челтәр үрә.

Рәмзия һәм Эрнест Касыймовлар Кама Тамагында яши. Рәмзия тумышы белән Кече Карамалдан. «Карамаллыларның акциягә кушылуы турында белдек тә ярдәмгә килергә булдык, бер уңайдан авылда яшәүче әти янына да кереп чыгабыз», - ди ул.

Фәния Таҗетдинова клубта техник хезмәткәр булып эшли. Клуб мөдире Лилия Гыйльмуллина белән алар әлеге акциянең төп инициаторлары. Сүз уңаеннан, Лилия китапханәче Наилә Ибниева белән фойеда блиндаж шәмнәре ясый иде.

«Хәзер челтәр үрүдә кеше бик күп, бер-беребезгә комачауламас өчен без әлегә монда эшләргә булдык, - ди Лилия. - Атна азагында гуманитар ярдәм хәрби частьләргә җибәрелә, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышабыз».

Ә клубның тамаша залында җылы әйберләр салынган посылкалар инде әзер. Нәрсәнедер хәрби частьларга, кайсындыр госпитальгә җибәрәчәкләр.

Кечекарамаллыларга күрше Олы Карамалдан ире Илнур белән Әминә Зәйнуллина, Сания Фәхретдинова һәм башкалар ярдәм итә. 

Фәнзия Моталлапова без килгән көнне үзенең юбилеен билгеләп үткән, шуңа күрә клубта юк иде, ул район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм әзерләү һәм җыю эшендә актив катнаша. 

– «Уют+» ҖЧҖга рәхмәт, алар безнең хатын-кызларга ярдәм итә, - ди Мөнир Хәмидуллин. - Хатын-кызлар тәнәфес вакытында капкалап алсыннар өчен, мин көн саен ипи пешерү цехыннан бер-ике пирог алып кайтам.

Кече Карамал җирлегеннән хәрби операциядә Рафил Вәлиев хезмәт итә. Ул беренче көннән үк фронтта, яраланган, ике тапкыр ялга кайткан. Күптән түгел Уразлинода туып-үскән Илдар Яруллин хәрби хезмәткә контракт төзегән. Сатлыганнан да контрактчы бар – Юрий Костин, ул күпмедер вакыт авылда апасында яшәгән. Узган елның көзендә конктракт төзегән, тик ул безнең район хәрби комиссариатыннан китмәгән. Шулай итеп, җирлекнең һәр авылыннан фронтка киткән сугышчылар бар, алар турында халык белә һәм солдатлар туган як ярдәмен тойсын өчен барысын да эшләргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев