Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөйкидә тәвә кошы бар

Сөйкидә яшәүче Евсеевлар барлыгы җиде бала үстерә.

Евгений, тол калгач, икенче тапкыр өйләнгән. Наталья белән кавышканда, икесенең дә икешәр балалары булган, соңрак уртак өч балалары туган, кече кызларына хәзер 2 яшь.

Евгенийның өлкән балалары инде аерым яши, Натальяның олы улы тиздән армиядән кайтырга тиеш.

Евгений каравылда эшли, гаиләнең зур хуҗалыгы бар, моңа күп көч һәм вакыт таләп ителә. Хуҗалыкта 30 башка якын мөгезле эре терлек, дуңгыз, йорт кошлары асрыйлар. Ләкин килүебезнең сәбәбе бу түгел.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә тәвә кошының, бии-бии, хуҗасы Евгений Евсеевны каршылаганы сурәтләнгән видео барлыкка килде.

– Мондый экзотик кош хуҗалыгыгызга ничек килеп эләкте?

– Хатыным кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә, инкубатор сатып алды, чебиләр, каз һәм үрдәк бәбкәләре үрчетә, - ди Евгений. - Аннары аның тәвә кошы үрчетәсе килде, хәтта узган ел Бөгелмә эшкуарыннан тәвә кошы йомыркасы сатып алырга теләгән иде, ләкин барып чыкмады. Ә яз көне Казаннан тәвә кошы бәбкәсе алып кайттык.

– Тәвә кошы үрчетү – минем хыялым иде, - ди Наталья. - Йомырка сатып алып булмагач, мин аларны уңышлы үрчетүче фермерларны таптым һәм бәбкә сатып алырга акча җыя башладым. Минем өчен аны Казанга Мәскәүдән китерделәр һәм без аны башкаладан барып алдык. Хәзер аңа биш ай, кышны ничек кичерер дип борчылам. Ул бик кызык, аралашырга ярата, иртән үзенчәлекле итеп гәүдәсен яза – бии. Ә менә сыерлар аннан куркалар, шуңа күрә ул аларны иртән бик тиз генә көтүгә куып җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев