Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сөйки авыл җирлеге

Җирлек башлыгы Павел Сорокин 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга куелган бурычлар турында тулы мәгълүмат бирде.

Җирлеккә ике торак пункт: Сөйки һәм Сөйки Кичүе авыллары керә. Бүген биредә 660 кеше яши, бер елда 3 бала туган, 14 кеше үлгән, шуларның 4 се эшкә яраклы яшьтә булган.
Авылның иң өлкән кешесе – Драгунова Евдокия Александровна, аңа 2024 елның 19 июлендә 99 яшь тулган, әнисенең 103 яшькә кадәр яшәгәнен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ә ир-атлар арасында иң өлкәне – Буянов Александр Федорович, аңа 2025 елның гыйнварында 82 яшь тулган.

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, китапханә, мәдәният йорты, почта элемтәсе бүлекчәсе, янгын сүндерү аерым посты, «Троица мәхәлләсе» православие дини җәмгыяте бар. Мәктәптә 59 укучы белем ала, балалар бакчасына 30 бала йөри.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре халык өчен истәлекле даталарга багышланган, шул исәптән балалар һәм яшьләр өчен даими чаралар үткәрә. Сөйкилеләр спорт ярышларында актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Авыл халкының дүрттән бер өлешен пенсионерлар тәшкил итә, алар арасында ялгыз яшәүче өлкән кешеләр дә бар, шуңа күрә биредә социаль хезмәт күрсәтү бик актуаль. Моның белән штаттагы ике социаль хезмәткәр шөгыльләнә.

2024 елда Сөйки урта мәктәбендә газ җиһазларына ремонт ясалган. Троица чиркәвенә манара куелган.

«Җирлекне төзекләндерүнең төп чыганагы – үзара салым. 2024 елда бу сумма 717500 сум тәшкил итте», - диде Павел Викторович үзенең чыгышында.

Әлеге акчалар урам юлларын ремонтлауга һәм карап тотуга, мәйданчыклар төзүгә һәм каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар сатып алуга, рөхсәтсез булдырылган чүплекләрне бетерүгә, коймаларны ремонтлауга һәм зиратны төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Кызыл Армия урамына 100 метр озынлыкта вак таш түшәлгән, авыл урамнарында ике километрга якын озынлыкта юллар ремонтланган. Ел дәвамында даими рәвештә юлларны, җирлек территорияләрен, зиратларны җыештыру буенча өмәләр үткәрелә. «Булгария» мемориаль комплексының җирлеккә беркетелгән территориясенөзекләндерү буенча зур эш башкарыла.

Сөйки җирлеге – мөгезле эре терлекләр санын арттыра алган җирлекләрнең берсе. Аларны асрау өчен барлык шартлар да булдырылган. Терлек көтүе чыгару, печән чабу өчен зур мәйданнар бар, терлекләрне электр көтүчесе белән көтү өчен 6 мәйданчык оештырылган. 

Җирлек халкы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм программаларыннан актив файдалана. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга савым сыерлары, кәҗәләр һәм атлар өчен субсидияләр түләнгән. Нәтиҗәдә мөгезле эре терлекләр, сыерлар һәм кошлар саны арткан: мөгезле эре терлекләр – 204 баштан 211 гә, сыерлар – 95 тән 96 башка, йорт кошлары – 1900 дән 2150 гә. Әмма умарта оялары саны 300 дән 91 гә кадәр һәм дуңгызлар саны сизелерлек кимегән, соңгы 2-3 елда аларны үрчетү бөтенләй тукталган диярлек.

Авыл җирлеге башлыгы диодлы урам яктырткычларының тиз янып бетүен, ә гарантия срогы бик кыска булуын, шуңа күрә аларны үз акчасына алырга туры килүен билгеләп үтте. Икенче проблема белән Павел Викторович район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте: «Кызыл Армия урамын «Юлларны яктырту» республика программасына кертүдә ярдәмегезне сорыйбыз. Үз көчебез белән генә без моны булдыра алмыйбыз».

Ул шулай ук «Уют» МУП җитәкчелегенә һәм авылның суүткәргеч системасындагы җитешсезлекләрне төзәтүдә катнашкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде, «Насосны берничә тапкыр алыштырырга туры килсә дә, барысын да тиз эшләделәр».

Авылда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 29 янгын сүндерү гидранты, янгын сүндерү мотопомпасы, янгын сүндерү колонкасы бар. Халыкка мөрәҗәгать итеп, Павел Сорокин искергән электр үткәргечләрне вакытында алыштырырга, төтен юлларын контрольдә тотарга, йортлар янында чүп-чар яндырмаска, үләннәрне чабарга, йорт яны территорияләрен чисталыкта тотарга кирәклеген билгеләп үтте. 

«Сөйки» аерым посты командиры Анатолий Уракаев, авыл халкы алдында чыгыш ясап, янгын куркыныч- сызлыгының төп кагыйдәләре турында искә төшерде һәм, җирлектә профилактик тикшерү үткәрелүен искәртеп, авыл халкының бу эшкә комачауламавын үтенде.

2025 елга җирлектә «Үзара салым» программасын 100% ка үтәү бурычы куелган, төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк: авыл эчендәге юлларны төзү, ремонтлау, карап тоту; сулыкларның яр буе зоналарын чистарту; янгын куркынычсызлыгының беренчел чаралары белән тәэмин итү; каты коммуналь калдыкларны җыю өчен  мәйданчыклар урнаштыру һәм контейнерлар сатып алу, законсыз булдырылган чүплекләрне бетерү. 

Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, бу эшләрнең барысын бергәләп башкарсаң гына пландагы мәсьәләләрне хәл итәргә була: «Хөрмәтле авылдашлар, җирлегебезнең яшәеше сезнең ярдәмегезгә бәйле», - диде ул.

Гражданнар җыелышы тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Валентина Прытковага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Валентина Сергеевна үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген тулысынча диярлек «Кызыл маяк» совхозында бухгалтер булып эшләүгә багышлаган.

Халыкны иң борчыган сорау Казан автобусына кагылышлы иде. Беренче рейсның кузгалып китү вакыты һәм Казаннан сәгать 14.00 дәге рейсның гамәлдән чыгарылуы ризасызлык уятты. Шулай ук автобус Сөйкигә кадәр һәрвакытта да бармый, еш кына Затонга кадәр генә бара. Район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов бу мәсьәләне җайга салырга вәгъдә итте.

Халыкны буш торган терлекчелек комплексы бинасы борчый. Аны сатарга мөмкин икәнлеге ачыкланды, ләкин башка максатларда да файдаланырга мөмкин. Әлегә тәгаен карар кабул ителмәде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, республикада бруцеллез таралуның 4 очрагын искә төшереп, мөгезле эре терлекләрне ышанычлы сатучылардан һәм ветеринарлардан озату документлары белән генә сатып алырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев