Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль контракт: аны кемнәр һәм нинди максатлардан төзи?

2021 елдан Россиядә «Социаль контракт» социаль адаптация программасы гамәлдә.

Социаль контракт – финанс яктан авыр хәлдә калган кеше һәм халыкны социаль яклау органнары аша дәүләт арасында төзелгән язма килешү. 

Социаль контрактның төп максаты – гариза тапшыручының һәм аның гаилә әгъзаларының финанс хәлен яхшырту, аңа ярдәм итү. Килешү конкрет вакыт аралыгына төзелә, бу вакыт эчендә үз-үзеңне тәэмин итәргә кирәк.

Социаль контрактның башка ярдәм төрләреннән төп аермасы – күрсәтелә торган ярдәмнең максатчан билгеләнеше. Килешү буенча акчаны контрактта язылган максатларга гына сарыф итәргә мөмкин. Әгәр дә гариза бирүче куелган бурычларны контрактта күрсәтелгән вакытка үтәми икән, акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

– Дәүләт ярдәменә кемнәр ия була ала?

– Ярдәм алу мөмкинлегенә аз керемле гаиләләр, аз керемле ялгыз яшәүче гражданнар, халыкны эш белән тәэмин итү органнарында эшсез буларак исәптә торучы гражданнар ия. Социаль контракт социаль яклау бүлеге һәм таләпләргә туры килгән гаилә яки гражданин арасында төзелә.

– Контрактны нинди максатларга төзергә була? Гражданин яки гаилә нинди суммага исәп тота ала?

– Социаль контракт буенча ярдәмнең төп юнәлешләре – эшкә урнашу, эшмәкәрлек һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару.

Алга таба эшкә урнашу өчен контракт төзеп, гражданин дүрт ай эчендә 14317 сум күләмендә пособие алачак. Бу вакыт эчендә ул эш табарга һәм рәсми рәвештә эшкә урнашырга тиеш.

«Эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» контракты нигезендә, гражданин үзмәшгуль буларак теркәлергә яки ИП ачарга тиеш. Бу очракта ул тәкъдим ителгән бизнес-планга бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр түләү алачак.

Әгәр гражданин яки гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен контракт төзи икән, шулай ук бизнес-план тәкъдим итеп, бер тапкыр бирелә торган 200 мең сумга кадәрге түләүгә исәп тота ала. 

– Программа гамәлгә кертелгән вакыттан бирле ничә кеше социаль контракт төзеде? 

– Ел саен районның иллегә якын кешесе социаль яклау бүлеге белән контрактлар төзи һәм барлык шартларны үти. Узган ел 22 гражданин үзмәшгуль булып теркәлде, 19 ы эшкә урнашу өчен контракт төзеде, дүрт гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүне рәсмиләштерде. Нәтиҗәдә районда фаст-фуд, кулдан бәйләнгән киемнәр, сувенир продукциясе, кабер ташлары, агачтан эшләнмәләр һәм башкалар ясау һәм сату нокталары барлыкка килде.

– Социаль контракт төзү өчен районда яшәүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Социаль яклау бүлегенә. Безнең белгечләр туры килердәй төрне сайларга ярдәм итәчәк һәм программа турында тулырак сөйләячәк.

Светлана Әхмәдиева – иҗади кеше, белеме буенча дизайнер. Ул Затон мәктәбендә рәсем дәресләре укыта, узган ел «Ел укытучысы» конкурсында катнашкан һәм өченче урынны яулаган. Жюри аеруча аның мастер-классын ошаткан. Бер үк вакытта Светлана Анатольевна кадет мәктәп-интернатында җәмгыять белеме буенча да дәресләр бирә.

– Мәктәпләрдә йөкләнешем аз иде, һәм үз эшемне ачарга булдым. Мин яңа нәрсәләргә өйрәнергә яратам, фаст-фуд ясау буенча курс сатып алдым һәм Мәскәүдә укып кайттым. Хәзер мин лицензияле пиццайоло-пешерүче, пицца пешерү буенча махсус тренинг һәм ролл ясау остасы. Миңа яңа белечлегем ошый. Пицца һәм роллларга бүген ихтыяҗ зур, ә безнең поселокта аларны беркем дә әзерләми. Мин бу урынны биләдем һәм якташларымның әлеге ризыкларга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырмын дип ышанам.

Алексей Емелин ритуаль бизнеста, үзе әйтүе буенча, инде унбишенче ел.

«Башта бездән кабер казуда ярдәм сорыйлар иде. Аннары бригада тупладык һәм бу эштә даими эшли башладык. Аннан соң моның бизнеска нигез була алуын аңладык һәм мин бөтен күмү процессын үз өстенә алган шәхси эшмәкәрлек ачтым. Узган ел эшмәкәрлектән үзмәшгульгә күчтем һәм махсус җиһазлар сатып алу өчен социаль контракт төзедем. Әгәр элек җирләү өчен кирәкле әйберләрне сатып алсак, хәзер барысын да үзебез ясыйбыз. Бездә агач эшкәртү машиналары бар, ташны лазер белән кисү җайланмасы сатып алдым. Социаль контракт миңа бу эштә бик ярдәм итте, чөнки зур финанс инвестицияләре кертү һәрвакыт авыр. Без Затонда цех ачтык, хәзер Кама Тамагында бина эзлибез. Эшебез якташларга иң авыр минутларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев