Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Синең кешеләрең, авыл!

Тормыш тәгәрмәче гел алга тәгәри. Кышны-яз, язны- җәй, җәйләрне исә көзләр алмаштыра. Менә шул сихри дөньяның матурлыгына таң калып, тормыш итеп, гомерләрнең узганын сизми дә каласың. Бу көннәрдә Чаллы авылында гомер кичерүче, Мөдәрис Сафа улы Мозаффаров үзенең 60 нчы алтын көзен каршылый. Юбилее уңаеннан якыннары, туганнарыннан котлаулар кабул итә. "Үз...

Тормыш тәгәрмәче гел алга тәгәри. Кышны-яз, язны- җәй, җәйләрне исә көзләр алмаштыра. Менә шул сихри дөньяның матурлыгына таң калып, тормыш итеп, гомерләрнең узганын сизми дә каласың. Бу көннәрдә Чаллы авылында гомер кичерүче, Мөдәрис Сафа улы Мозаффаров үзенең 60 нчы алтын көзен каршылый. Юбилее уңаеннан якыннары, туганнарыннан котлаулар кабул итә.

"Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да,-дип юкка гына җырламыйлар ул сеңлем,-дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. -Без- авыл балалары, иң матур сабый, үсмер чакларыбыз туган нигез, туган авыл белән бәйле. Шуңа күрә үсеп буй җиткәч тә кендек каны тамган җирдән каядыр читкә чыгып китү турындагы уй миндә булмады. Һәм туган авылымда калып ялгышмадым. Бәхетемне шунда таптым".

Мөдәрис абый Чаллы авылында колхозчылар Сафа ага белән Мөгелсем апаның алты балалы зур гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Чаллы башлангыч һәм Олы Кариле урта мәктәбен тәмамлый. 1973 елда армия сафларына китә, Чехословакиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән әйләнеп кайткач район үзәгендә, ул вакытта ДОСААФ мәктәбендә алты айлык машина йөртүчеләр курсын тәмамлый. Туган хуҗалыгы ул вакытта- XXII партсъезд исемендәге колхозда "ГАЗ-51" машинасында шофер булып эшли башлый. Дүрт елдан соң бензовоз машинасына утыра- район үзәгеннән колхозга ягулык ташый. 1979 елда авыл кызы Тәскирә белән гаилә коралар. Бер ел төп йортта яшәгәннән соң, үзләренә аерым йорт сатып алалар. Мөдәрис абыйда терлекчелек тармагында эшләү теләге зур була. 1991 елда тәвәккәлләп фермага ясалма орлыкландыручы- технолог булып эшкә килә. 1994 елдан алып берүк вакытта ферма мөдире вазыйфасын да башкара. Шул елдан алып хезмәт эшчәнлегенең 24 елын Мөдәрис Сафа улы үзе яраткан эшкә багышлый. Тормыш иптәше Тәскирә апа да гомер буе фермада савымчы булып эшли.

Ул еллардагы терлекчелектәге хезмәт шартлары, хәзергесе белән чагыштырганда, әлбәттә, җир белән күк арасы.

"Һәр чорның үз кыенлыгы бар инде ул. Фермада һәрвакыт эшләргә терлекчеләр җитешмәде. Фермада мөгезле эре терлекләр саны гына да 700 баш иде,-дип искә ала Мөдәрис абый. -Терлекләр азыгы белән кыенлыклар булып торды. Кайбер корылыклы елларда саламны Кустанай, Оренбург өлкәләреннән ташып ашаттык. Савымчылар терлекләргә суны чиләкләп ташыдылар, салам-сенаж үзләре төяп, үзләре таратып ашатты.Барлык эш кул көче белән башкарылды. Ул елларда савымчылар сыерларны җәйләүгә өч тапкыр барып савалар иде. Җәйләү исә авылдан 18 чакырым ераклыкта- шалан кырында иде (шулай дип атап йөрткәннәр).

Шунысына сөенә- халыкны эшкә кушуы, тыңлатуы кыен булмый. Терлекчеләр мөдир эшеннән зарланмыйлар "тыңлата алмасам, бу көнгә кадәр эшли дә алмаган булыр идем",-дип елмая Мйдәрис абый. -Киңәшеп, аңлашып эшләргә тырыштым". Районда эш күрсәткечләре буенча да сынатмыйлар. Күпсанлы мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре әнә шуның дәлиле. Яраткан тырых хезмәте аңа әнә шулай башкарган эшеннән канәгать булу хисе, авылдашларының хөрмәтен китергән.

Алар тормыш иптәше Тәскирә апа белән өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары- Рамил, Радик, Рәмис, өчесе дә югары белемле, тормышта үз юлларын тапкан ир-егетләр. Тормышларына ямь өстәгән биш оныклары бар. Әнә шулай тигезлектз, татулыкта матур гомер кичереп яшәп яткан көннәре.

Әнә шулай тормышта бәхетен читтә түгел, туган җирдә тапкан бәхетле кешеләрнең берсе ул Мөдәрис абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев