Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахматны гаилә белән уйныйлар

«Акчарлак» спорт комплексында традицион «Буыннар бәйләнеше» шахмат ярышлары узды.

Турнирны оештыручы – «Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы, ул аны инде берничә ел үткәрә.

«Буыннар бәйләнеше» атамасы очраклы гына сайланмаган. Турнирга балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук бабалары да кушылды. Бу юлы Миңнуллиннар, Шәмсиевлар һәм Семагиннар гаиләләре көч сынашты.

Яшь аермасына һәм уйнау дәрәҗәсенә карамастан, аларның барысын да шахматка булган зур һәм ихлас мәхәббәт бәйләде.

Катлаулы ярыш нәтиҗәләре буенча Шәмсиевлар гаиләсе җиңү яулады. Алар ярышларның киләсе этабына Буага барачак.

68 яшьлек Шәүкәт Шәмсиевнең әлеге спорт төренә һәвәслеге студент елларында ук барлыкка килгән. Ул вакытта Шәүкәт абый турнирларда актив катнашкан, үз техникумы данын яклаган һәм Дүшәнбе шәһәре чемпионы булган. Бергә ярышларда чыгыш ясаган улы Эркиндә һәм оныгы Әмирханда шахматка мәхәббәтне дә нәкъ менә ул тәрбияләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев