Шат күңелле җырчы ханым
Сөйкидә яшәүче Нина Удачинаның фамилиясе үзенә тулысынча туры килә.
Кайчандыр сугыш башланыр алдыннан аның әти-әнисе гаиләдә ике ул үстергән. Шуннан ир хатынына: “Миңа почык борынлы, кара күзле кыз тап”, - дигән. Чыннан да, әти-әнисен куандырып, кыз бала туган. Ләкин сугыш башланган, хатын ирен фронтка озатырга киткән, ә балаларын олы яшьтәге кайнанасы белән калдырган. Өйгә берничә көннән генә кайта алган, ә кайткач күрә – балалары авырый башлаганнар, кечкенә кызына барысына караганда да көчлерәк салкын тигән. Нәтиҗәдә кызның ишетү сәләтенә зыян килә.
– Мәктәпне тәмамлагач, Казанга киттем, башта өйдә бала караучы булып эшләдем, аннары тегү фабрикасына эшкә урнаштым, - ди Нина Павловна.
Биредә яшьләр коллективында Нина үзен бик актив үзешчән артист итеп күрсәтә, барлык концертларда да бик теләп җырлый. Ул хәзер дә сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә җырлый, авыл клубында үткәрелә торган концертларда катнаша, «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләргә яхшы кәеф бүләк итә. Монда аны хәтерлиләр һәм актив җырчыны һәрвакыт җылы итеп искә алалар.
Пенсиягә чыккач, Нина Павловна шәһәрдән туган авылына күченә һәм хәзер туган йортында яши, җәй көне яшелчә бакчасындагы эшләр белән шөгыльләнә, аның фикеренчә, бу шөгыле аңа көч һәм бакчачылыкта яңа уңышларга этәргеч бирә. Шуларга өстәп, ул актив рәвештә авылдагы чиркәүгә дә йөри.
Нина Павловна бу юлы район газетасына язылучылар арасында үткәрелгән бүләк уйнатуда җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев