Салым законнары барыбыз өчен дә мәҗбүри
Кама Тамагы районында салымнар буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Аның составына прокуратура вәкилләре, район һәм финанс органнары җитәкчеләре, Федераль салым хезмәтенең 3 нче төбәкара инспекциясе хезмәткәрләре керде.
Ведомствоара комиссия утырышларны республиканың барлык районнарында үткәрә. Мәсәлән, Алабугадагы утырыштан соң җирле оешмалардан салым һәм җыемнар буенча 13 бурычлы 7 млн сумга якын бурычын каплаган.
Кама Тамагында ведомствоара эш төркеме утырышына район бюджеты алдында гомуми күләмдә 5,5 млн сум бурычы булган 20 шәхси эшмәкәр һәм 25 юридик зат чакырылды.
Утырышта өч предприятие вәкилләре катнашты. Аларның салымнар буенча гомуми бурычы бер миллион сумга якын. Түләү йөкләмәләре белән килгән җитәкчеләр дә бар иде. Җитәкчеләргә әлеге хокук бозуның җинаять җаваплылыгы һәм процессуаль нәтиҗәләре аңлатылды.
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 3 нче номерлы МРИ җитәкчесе Илдар Низамов салымнарны түләмәгән өчен прокурор санкцияләре, шулай ук РФ Салым Кодексының 77 маддәсе кысаларында милеккә арест салу каралуы турында билгеләп үтте.
Ведомствоара эш төркеме эшчәнлеге даими нигездә алып барылачак.
Утырыш нәтиҗәләре буенча район прокуроры Азат Нәгыймуллин РФ Салым кодексының 77 маддәсе буенча кайбер эшмәкәрләрнең эшчәнлегенә административ арест салу турында карар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев