Салымнарны вакытында түләгез
Татарстан Респуликасы салым органнары республикада яшәүчеләргә искәртә, салымнарны түләү вакыты чыкканчы түләргә кирәк. Агымдагы елда милек салымының вакыты 1 октябрьгә кадәр. Барлык төр салымнар өчен (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымы) түләү вакыты бер булганлыктан аларны бер вакытта түләү проблемалы, аларны берәмләп тә түләргә мөмкин. Салым түләү өчен...
Татарстан Респуликасы салым органнары республикада яшәүчеләргә искәртә, салымнарны түләү вакыты чыкканчы түләргә кирәк. Агымдагы елда милек салымының вакыты 1 октябрьгә кадәр. Барлык төр салымнар өчен (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымы) түләү вакыты бер булганлыктан аларны бер вакытта түләү проблемалы, аларны берәмләп тә түләргә мөмкин.
Салым түләү өчен квитанцияләр салым түләүчеләргә Башкортстан республикасындагы "Налог сервис" Россия ФСХ федераль казна учреждениесе филиалыннан заказлы хатлар җибәрелә.
Шуңа күрә, әгәр гражданин салым органнарыннан үз исеменә хәбәр алмаган икән, аңа почтага мөрәҗәгать итәргә, яисә салым түләүгә квитанция алу өчен салым инспекциясенә килергә кирәк.
Моннан тыш, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланучылар үзләре квитанцияләрне чыгартып, Россия ФСХның 19 банк- партнер онлайн сервисы аша салым түли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев