Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Саклана торган объектларда урлаулар юк

10 ел элек Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оештырылган.

Россия милли гвардиясе гаскәрләре эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре, ОМОН һәм СОБР бүлекчәләре, ведомстводан тыш сак традицияләрен һәм тәҗрибәсен дәвам итәләр.

Татарстанда ун ел дәвамында Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль идарәсе уңышлы эшләп килә. Ул республиканың хокук саклау органнары арасында үз урынын алып тора, анда яшәүчеләрнең тынычлыгын саклауга саллы өлеш кертә.

Ведомстводагы иң күп санлы хезмәтләрнең берсе – ведомстводан тыш сак. Бүген ведомстводан тыш сак бүлекчәләре төбәкнең барлык зур шәһәрләрендә һәм башка муниципаль берәмлекләрендә бар.

Аерым алганда, безнең Кама Тамагы районына Тәтеш шәһәре хезмәт күрсәтә.

- Сезнең районда тоткарлауның аерым төркеме юк, - дип хәбәр итте газетага Тәтеш районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Ринат Биктаһиров. - Саклана торган объектлардан дежур частька сигнал килә, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиянең үзара хезмәттәшлек турындагы боерыгы нигезендә, оператив тикшерү төркеме чыга. Безнең бүлек төрле милек рәвешендәге 86 объектны һәм гражданнарның милкен буенча 6 урынны саклый. Сакланган объектлардан урлаулар булмады.

Ведомстводан тыш сак бүлекләре төзелгән килешүләр нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклау буенча мөһим бурычларны үти. Дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм гражданнар күп була торган урыннарның террорчылыктан саклану торышын тикшереп торалар. Алар арасында хакимият органнары биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре бар. Отрядлар үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган объектларда сак сигнализациясе эшләтеп җибәрүгә оператив җавап бирә. Башка хокук саклау структураларындагы хезмәттәшләре белән бергә җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашалар, аны бозучыларны тоткарлауда ярдәм итәләр.

Хәзерге вакытта республиканың торак пунктлары буенча 62 тоткарлау төркеме йөри. Маршрутларны дөрес төзү исәбенә мобиль нарядлар хәвефле чакыру буенча объектларга санаулы минутларда килеп җитә. Калган вакытта алар урамнарны патрульли һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итә.

Росгвардиянең үзәкләштерелгән сагының 36 пунктыннан торган челтәре җәелдерелгән. Техник чаралар ярдәмендә 35000 гә якын фатир һәм гражданнарның яшәү һәм милек саклау урыннары, 15800 гә якын объект саклана. 300 берәмлектән артык транспорт чарасын саклау тәэмин ителә. Файдаланыла торган үзәкләштерелгән күзәтү пультларында мәгълүмат җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар. Объектларны җиһазлау өчен төрле эш принцибындагы хәбәрчеләр, шул исәптән стандарт булмаган ситуацияләргә җавап бирүче һәм хәвефле чакыру төймәләре кулланыла. Саклана торган объектларда Росгвардиянең «Охрана» фәнни-тикшеренү үзәгендә тест узган югары ышанычлы сак приборлары урнаштырыла. Ведомстводан тыш сак астында саклана торган объектларда урлаулар дистә елдан артык булмаган.

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә Росгвардия хезмәткәрләре шулай ук батырларча һәм фидакарьләрчә үз хезмәт бурычларын үтәячәк.

Узган ун ел эчендә Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте дәүләт иминлеген уңышлы гарантияли торган мөһим хокук саклау системасына әверелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев