Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаган һөнәргә тугрылык

Бу көздә районда яшәүче ике хатын-кыз «Россгострах ветераны» исеменә лаек булды, алар 40 елдан артык гомерләрен әлеге тармакка багышлаган.

«Росгосстрах»ның Татарстан бүлекчәсе үзенең иң яхшы иминият агентларын хөрмәтләде. Иминиятчеләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чарада акчалата премиягә Олы Кариле авылыннан Алевтина Абдуллина да ия булды. 

Алевтина Анатольевна Кукмара районында туып үскән, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанда махсус һөнәри белем алган һәм якташыбыз Фәрхәт Абдуллин белән танышкан. 
1979 елда яшь пар гаилә корган һәм Олы Карилегә кайтып төпләнгән. Фәрхәт Мәхмүт улы – урман хуҗалыгына, Алевтина Анатольевна мәктәп китапханәсенә эшкә урнашканнар.

«Без ирем белән кайда гына эшләмәдек, – дип искә ала Алевтина Анатольевна. - Урманчылыктан соң Фәрхәт 8 елга якын РайПО директоры булып эшләде, аннары 9 елга якын клуб директоры булды, ә мин анда методист булып эшләдем. Финия апа лаеклы ялга чыккач, хуҗалык кибетендә сатучы булдым».

Бер үк вакытта Алевтина Анатольевна иминиятләштерү өлкәсендә дә эшли башлаган. Ул вакытлардан алып инде 40 ел вакыт узган. 

Кызганыч, Фәрхәт Мәхмүт улы күп еллар көрәшкән авырудан вафат булган. Язмабыз герое ялгыз түгел, янәшәсендә балалары һәм оныклары бар. Авылдашлары да Алевтина Абдуллинаны бүләкләнүе белән котлыйлар:

«Алевтина, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның уңышларына куанып, яраткан эшендә тагын күп еллар тырышып эшләргә насыйп булсын», - ди алар.

Лариса Суздальцеваның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар – Кама Тамагы районындагы «Росгосстрах» иминият компаниясе филиалына эшкә алынуы турында. Ул яшь кыз булып эшкә килгән. Лариса Павловна иминият агенты булып нәкъ 40 ел эшләгән. Балалары инде күптән үсеп җиткән, оныклары үсә, ә иминият агенты Суздальцева, элеккечә үк, клиентлары янына ашыга. 

Лариса Павловна Кама Тамагында туып үскән, 8 сыйныфны тәмамлагач, Казан азык-төлек сәнәгате техникумына укырга кергән, ләкин сагыну хисе аны кире туган районына кайтарган. Нәтиҗәдә Лариса Павловна Тәмте училищесын тәмамлаган, анда «Мастер-декоратор» белгечлеге алган. Бу һөнәрне сайлавына язмабыз герое бер генә дә үкенмәгән, чөнки нәкъ менә монда ул үзенең язмышын – Владимирны очраткан, алар инде 45 ел бергә гомер итәләр.

-«Росгосстрах»ка эшкә урнашкач, ирем бик ярдәм итте. Мине участокларга машинасында йөртте, чөнки ул вакытта минем машина йөртү таныклыгым юк иде, - ди ул.- Бу бик үк уңайлы булмады, чөнки аңа еш кына эштән сорап китәргә туры килде. Нәтиҗәдә директорым Мария Мироновна аңа да иминият агенты булырга тәкъдим итте. 1988 елдан бирле без хезмәттәшләр дә, - ди Лариса Павловна.

Ир белән хатын ике ул үстергән, 2000 елларда алар да үзләрен иминият өлкәсендә сынап караган. Олы уллары Роман – агент, кечесе Владимир менеджер булып эшләп алган.

Иминият компаниясендә эшләү гаилә династиясе була алыр иде, әмма балалары башка юл сайлаган. Ә әти-әниләре бүгенге көнгә кадәр район халкын иминият яклавы белән тәэмин итүләрен дәвам итә.

Күп еллык намуслы хезмәте өчен Лариса Суздальцева «Росгосстрах ветераны» медаленә һәм исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев