Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабырлык һәм тормышны ярату – холкының төп үзенчәлекләре

Иске Барыш авылында яшәүче Мөнирә Шакирова быел март аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөнирә Борһан кызы бу яшендә ялгыз яшәсә дә, йортында тәртип, анда җылы һәм уңайлы, каралтысында тавыклар асрый, шуңа күрә озын гомерле әбинең мәшәкатьләре җитәрлек. Ә узган гасырның утызынчы елларында туган кызның тормышы җиңел булмаган, әмма ул авырлыклардан зарланмый, сабыр һәм чыдам. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы буын кешеләренә хас әлеге сыйфатлар аларга үзләрен дә, илне дә саклап калырга һәм торгызырга ярдәм иткән. 

Сугыш урлаган балачак

 – Җиде яшемнән үк гаиләбезгә ашарга әзерли идем, бөтен йорт эшләре минем өстә булды, - дип искә ала балачагын әңгәмәдәшем. – Әтием Борһан Ибраһим улы Ибраһимов 1941 елның августында сугышка киткәндә, гаиләдә дүрт бала идек. Шул китүеннән ул әйләнеп кайтмады: фронтка барганда язган ике хаты гына килде, шуннан башка хәбәре булмады – югалды. Әни, йокы һәм ял күрмичә, иртәдән караңгы төнгә кадәр колхоз кырларында эшләде, без йоклаганда гына кайта иде. Мин кычыткан, бәрәңге җыеп, ашарга пешерә идем. Икмәкнең нәрсә икәнен без сугыштан соң 50 нче елларда гына белдек. Терлекләрдән сыерыбыз, сарыкларыбыз бар иде. Аларны да ашатырга, карарга кирәк – болар барысы да без балалар җилкәсендә булды…

Мөнирә апа утын ярган, абыйсының эштән кайтуына төшке аш әзерләгән, ул ашагач, калган туганнарын ашаткан.  Ә 1942 елда кыз мәктәпкә укырга керә, тик ул чактагы күпчелек яшьтәшләренеке кебек үк, киеп барырга киеме дә, дәреслекләре белән дәфтәрләре дә булмый.

– Әни, мәктәпкә кияр өчен, әтинең костюмыннан кием тегеп бирде, - дип дәвам итте әңгәмәбезне Мөнирә апа. - Авыр вакытлар иде, хәтта искә төшерүе дә куркыныч. Ир-атларны фронтка алдылар, хатын-кызлар, картлар һәм балалар колхозда көне-төне эшләде. Әниебез, үзебезнең сыерны җигеп, колхоз терлекләренә азык ташыды. Ул 33 яшендә дүрт бала белән ялгыз калды һәм башка кияүгә чыкмады…

15 яшьтән – хезмәт тормышы

– Ниһаять, сугыш бетте, әтиебезнең кайтуын көттек, ул колхозда баш бухгалтер булып эшләде, грамоталы кеше иде, - дип искә ала язмабыз герое сугыштан соңгы авыр вакытларны.  - Үзебез ач идек, әмма дәүләткә азык-төлек салымын – ит, йомырка, сөтне вакытында тапшырып бардык. Бозауны үстереп, шулай ук колхозга тапшыра идек…
Әнә шундый кырыс шартларда яшәгәннәр: сугыш җимергән илне торгызырга кирәк, һәм янә төп йөкләнеш хатын-кызларга, яшүсмерләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә төшә. Һәр гаиләдә диярлек югалтулар була, ә сугыштан кайткан фронтовикларның күбесе яралы һәм инвалид була.

– Җиденче сыйныфтан соң 15 яшемдә колхозда эшли башладым, - ди Мөнирә Борһан кызы. - Башта сабанчы булып, аннары эскертләүдә, аннан соң фермада 10 ел сыер савучы һәм бозау караучы булып эшләдем. Авыл хуҗалыгында һәм терлекчелектә 40 ел хезмәт куйдым…

Илленче еллар ахырында  армиядә 2 ел хезмәт итеп туган авылына кайткан авылдашы Изах Шакировка кияүгә чыга, ире 40 ел колхозда электрик булып эшләгән.

– Ирем алтын куллы иде, кулыннан килмәгән эше булмады, өйдә дә барысын да үзе төзеде, эштә дә барысын да булдыра иде, - дип сөйли әңгәмәдәшем.  - Туксанынчы еллар ахырында вафат булды. Аның белән дүрт бала тәрбияләп үстердек: улларыбыз Наил, Равил (икесе дә армиядә хезмәт иткән), кызларыбыз Ләйлә һәм Әлфия. Алар безгә җиде онык бүләк итте, инде сигез оныкчыгым үсеп килә. Аллага шөкер, мине онытмыйлар. Казанда яшәсәләр дә, еш кайталар, иртән үк шалтыратып, хәлемне белешәләр...

Мөнирә апа бик дини кеше, авылдашлары аңа якыннарын соңгы юлга озатуны сорап мөрәҗәгать иткәндә, ул беркайчан да баш тартмый: юа да, тиешле догаларын да укый.

Бу нәфис, әмма көчле рухлы хатын-кыз озын гомер кичергән, шул ук вакытта сугыш чорына туры килгән балачагында ия булган чыдамлылыкны һәм тормыш сөючәнлеген гомер буена саклап калган. Әнә шундый хезмәт ияләре – безнең өчен дә, үсеп килүче яшь буын өчен дә үрнәк, алар, барлык авырлыкларны кичереп, якыннарына гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булып, шактый өлкән яшьтә дә физик яктан да, рухи яктан да активлыкларын дәвам итәләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев