Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуй дога белән башланды

Бүген "Кама Тамагы" АХПның Олы Салтык бүлекчәсендә кыр хезмәтчәннәренең Сабантуй бәйрәме булды, анда чәчү тәмамлануга йомгак ясалды. Бәйрәм Галимулла хәзрәтнең җир кешеләре, игенчеләребезнең хезмәтләренә дога кылуы белән башланды. Мәйданга җыелган авыл кешеләрен АХП җитәкчесе Айрат Нугаев бәйрәм белән котлады.Кыр эшчәннәренең уңай һәм тискәре якларын атады, уңганнарның исемнәрен әйтте."Юкка гына халыкта:...

Бүген "Кама Тамагы" АХПның Олы Салтык бүлекчәсендә кыр хезмәтчәннәренең Сабантуй бәйрәме булды, анда чәчү тәмамлануга йомгак ясалды.

Бәйрәм Галимулла хәзрәтнең җир кешеләре, игенчеләребезнең хезмәтләренә дога кылуы белән башланды. Мәйданга җыелган авыл кешеләрен АХП җитәкчесе Айрат Нугаев бәйрәм белән котлады.Кыр эшчәннәренең уңай һәм тискәре якларын атады, уңганнарның исемнәрен әйтте."Юкка гына халыкта: "Язның бер көне елны туендыра" дип әйтмиләр, диде район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, - Кем яхшы эшли, шул ял да итә белә. САбан туе язгы кыр эшләренә йомгак ясый. Мул уңыш телим, ә бүген күңелле ял итегез, сез моңа лаек". Бәйрәм әләмен чәчү батыры Рафаэль Морадимов һәм алдынгы сыер савучы Айсылу Хуҗина күтәрде. Аттракционнар һәм концерт номерлары их яхшы бүлекчәләр, иң яхшы җитәкчеләр, белгечләр һәм эшчеләрне бүләкләү белән үрелеп барды. Күпләре авыл кырыена ат чабышын карарга ашкынды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев