Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабан туе якынлаша

Тиздән Сабантуй-халкыбызның милли бәйрәме якынлаша. Ул язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан көтеп алынган бәйрәм. Аның үзенчәлеге шунда - уеннарда, бәйгеләрдә катнашкан җиңүчеләргә бирү өчен халыктан бүләк җыю.

Милли киемнәр кигән мәдәният бүлеге хезмәткәрләре колга тотып, баян тавышына күңелле җырлар башкарып район үзәге урамнарында йөрде. Калинин урамында йөргәндә баянчыларның шаян көйләр башкаруын ишетеп, бүләкләрен тотып Фоадия Гарифуллина чыкты. Сөлгене колгага бәйләгәч, аның хөрмәтенә бию башланды. Мин берничә кешедән Сабантуй хакында фикерләрен сораштым. Алар сезгә дә кызык булыр дип уйлыйм.
Рәдинә Насыйбуллина, Келәнче, 64 яшь: "Сабантуй - ул бабаларыбыздан килгән борынгы бәйрәм. Хәзер аны бик милли дип әйтеп булмый, чөнки янәшәбездә яшәгән милләтләр дә безгә кушыла. Сабантуйны көтеп әзерләнәбез: өйләрне, каралты-кураны буйыйбыз, чистартабыз, ишек алларын, капка төпләрен себерәбез. Тәмле ашлар пешерәбез, шәһәрдән балалар, туганнар кайта. Мәйданда үзе бер күңелле: без-өлкәннәр күптән күрешмәгән якташлар, хезмәттәшләр белән очрашабыз, балалар уеннарда катнаша. Үзебезнең авыл Сабантуе матур була иде, соңгы вакытта гына әллә нишләде. Бүләк әзерләп көтеп тору үзе бер күңелле. Элеккеге йолаларыбызны югалтмаска иде".
Айрат Кадыйров, Олы Мәрәтхуҗа, 41 яшь: «Сабантуй ул авыл халкының чын хезмәт бәйрәме. Без авылда яшибез, көтеп алабыз бу бәйрәмне. Кечкенә вакытта, бик иртә йокыдан уяталар иде, җыенып, җыелып бәйрәмгә барабыз, хәзер дә шулай. Үзебезнең атны бизибез, аны күршеләр урамга чыгып карап тора. бизәлгән матур арбага гаиләбез белән утырып бәйрәмгә барабыз. Күршебез, «чабыр»да катнашкан 87 яшьлек Сара апа Вәлиева озатып кала. Балаларның сөенечле йөзләрен күрү, кыр батырларының хезмәтләрен бәяләү үзе күңелле бит".
Әйе, берүк дөньялар гына имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев