Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабан туе-2024: хезмәт һәм сабан бәйрәме энергиягә баетты һәм кәефне күтәрде

Җәй башында традиция буенча, чәчү тәмамлануны белдереп, милли бәйрәмебез – Сабан туйлары гөрли.

Халыкның мәдәни бердәмлеге бәйрәме

Авыл мәдәният йортлары һәм  җирле үзидарә хезмәткәрләре Сабан туе территориясенә керү юлында  мәйданчыклар оештырганнар иде, анда бәйрәмгә килгән һәркемгә кызыклы һәм иҗади итеп районда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Бәйрәмчә бизәлгән атлар тамашачылар алдында тыңлаучан гына мәйдан әйләнделәр, гармунчылар бәйрәм көйләрен уйнады…

Һәм менә мулла, азан әйтеп, бәйрәмне башларга хәер-фатихасын бирде, мәйдан буйлап бизәлгән җигүле атлар йөри башлады, традиция буенча араларында “тимер ат” та бар иде, һәрвакыттагыча, Сабан туе матур һәм үзенчәлекле итеп башланып китте. 

Район мәдәният йортларының хореография коллективлары милли костюмнардан җыелган кунакларга борынгы халык традицияләрен тәкъдим итте: җыр-биюләр, уеннар, баянчылар башкаруындагы көйләр бәйрәм атмосферасы булдырдылар, мәйданнан читкә күңелле һәм шатлыклы авазлар таралды.

Гаилә елында гаилә парады

Район башлыгы Наил Вазыйхов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча төп идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов белән бергә Кама Тамагы халкын сәламләделәр һәм 60, 50 ел бергә яшәүче гаилә юбилярлары өчен бәйрәмдә катнашучылар белән бергә куандылар. 
Быел безнең районда үзләренең «бриллиант» юбилеен 4, «алтын» юбилеен 28 пар билгеләп үтә. Барлык гаилә парлары да сәламәтлекләре буенча бәйрәмгә килә алмады, шулай да күп кенә юбилярлар бу көнне кулга-кул тотынышып, котлаулар һәм алкышлар шавы астында лаеклы рәвештә мәйдан буйлап үттеләр. 

Шулай ук мәйданга 2023 елның 10 июненнән 2024 елның 8 июненә кадәр законлы никахын теркәгән 47 яшь пар чыкты. Яңа туган балаларын күтәргән яшь әти-әниләр дә мәйдан тирәли уздылар.

Кыр хезмәтчәннәрен һәм ветераннарны бүләкләделәр

Сабан туе-2024 байрагын күтәрү хокукы 2023 елгы Сабан туе батыры Лениз Абдуллинга һәм 2024 елгы язгы чәчү батыры, «Август–Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Андрей Петрухинга бирелде. 

Хезмәт һәм сабан бәйрәме ачык дип игълан ителде, чараның иң күңелле һәм тантаналы өлеше –  язгы кыр эшләре җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү башланды.
Бүләкләрне тапшыруны район башлыгы Наил Вазыйхов җирле үзидарә ветераннарыннан башлады. Күп еллык хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән зур өлеше өчен «Россия Федерациясендә җирле үзидарә үсешендәге казанышлар өчен» мактау билгеләре белән Миндил Шәмсетдинов һәм Казыйм Баязитов бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы тармагында күп еллык намуслы хезмәте өчен «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ агрономы Фәрит Садыйковка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «Олы Кариле» ҖЧҖ ремонт мастерское мөдире Вәкил Касыймовка һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Сәлимовка министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Язгы чәчүдә иң күп физик гектарда эшләгән чәчү батыры – «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Андрей Петрухин муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Олы Кариле» ҖЧҖ механизаторлары Ринат Заһиров, Марат Садриев, Илгиз Кәримовка, «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ машина йөртүчесе Илдус Гарифуллинга, «Олы Кариле» ҖЧҖ машина йөртүчесе Мөнир Рәхмәтуллинга, терлекче Зиннур Мөлековка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары  тапшырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ йөк машиналары йөртүчеләр – Хәсиб Мөхәммәдияров һәм Данил Закировка, ярдәмче эшче Ленар Әхмәтҗановка, машина йөртүче Денис Игнатовка, тракторчы-машинистлар Дамир Минһаҗевка һәм Николай Удачинга, машина йөртүче Наил Нигъмәтуллинга тапшырылды.

Язгы чәчүдә иң яхшы эшләгән механизаторлар – Нәрис Вәлиев, Илдар Галимҗанов («Олы Кариле» ҖЧҖ), Руслан Миңнуллин һәм «Цыганов Алексей Михайлович» КФХсыннан Денис Цыплин, «Мотыйков Илдар Салахович» КФХсыннан Камил Ибраһимов, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖдан Кирилл Макарчев, Николай Петрухин һәм Рәзил Шәймәрданов муниципаль район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Иң яхшы машина йөртүче Фәргать Биккинин («Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ), иң яхшы ферма мөдире Рөстәм Заһиров («Олы Кариле» ҖЧҖ), крестьян-фермер хуҗалыгының иң яхшы терлекчесе Ленар Төхвәтуллин, иң яхшы сыер савучылар Лидия Юдина («Сафин Рамил Хәмит улы» КФХ), Сания Галимҗанова («Галимҗанов Мансур Зияфат улы» КФХ), Рәйханә Мөхәммәтшина («Олы Кариле» ҖЧҖ) муниципаль район Советының Мактау грамотасына лаек булды. 
Барлык хезмәтчәннәргә дә Мактау тасмалары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бу шоу түгел, халык бәйрәме

Киңәйтелгән киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева җирлек башлыкларына мәйданга керү юлында булдырылган авыл ишегалды күренешләре өчен рәхмәт белдерде.
Монда нәрсә генә юк: йорт кошлары да, куяннар да, бозаулар да бар иде. Бар җирдә дә кунакларны милли ашлар, кайнар коймаклар һәм эчемлекләр белән сыйладылар, матур җырлар яңгырады. Ә атамаларын хәтта өлкәннәр дә инде хәтерләми торган көнкүреш һәм авыл хезмәте кораллары күргәзмәсен кунаклар һәм район халкы кызыксынып карады. Татарлар, руслар, мордва-каратайлар үз сыйларын тәкъдим итте, ачык төсләрдәге милли костюмнар бәйрәм кәефе барлыкка китерде.

Халык уеннары табигый кызыксыну уятты

Быел бәйрәмдә кунакларны һәм район халкын үзләренең дәртле җырлары белән Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Фәйзрахманов сөендерде, бер үк вакытта мәйданда халык уеннары барды. Алар һәрвакыт балалар һәм өлкәннәр арасында уңыш казана. 

Уеннардан тыш, биредә гер күтәрү буенча ярышлар узды. Иң күбе –  62 тапкыр Кама Тамагыннан Владимир Матвеев күтәрде. 

Мәйданда ат чабышлары җиңүчеләрен көтеп алдылар. Яртылаш токымлы атлардан финишка беренче булып Чаллыдан Майя кушаматлы атында Фәнил Мингалиев килде. Җирле токымлы атлар чабышында Иске Казиледән Фәнисә кушаматлы аты белән Радик Хәмидуллин беренче булды. Ә иң матур бизәлгән арба дип Иске Казиледән Радик Кадыйров арбасы танылды.

Сабан туе талантларны ача

Бу көнне мәдәният хезмәткәрләренең район тормышына нәтиҗәле өлеш кертүләрен дә билгеләп үтәргә онытмадылар, аларсыз бер генә чараны да, бер генә бәйрәмне дә, вакыйганы да күз алдына китереп булмый, бу юлы да шулай. Күп еллык хезмәте өчен Кече Салтык авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Рәсимә Сабировага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүләкләү тәмамлангач, халык бәйрәмен алып баручылар Ирина Кузиева һәм Гөлназ Ибраһимова Сабан туе программасын игълан иттеләр һәм һәркемгә дә матур яллар теләделәр. Алар сәхнәгә район мәдәният йортының Гүзәл Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Иделкәй» хатын-кызлар вокаль ансамблен дәште – татар җыры тирә-юньне ачык һәм күңелле төсләргә манды…

Традиция буенча Сабан туеның мөһим өлеше булып милли көрәш тора.

Быел да искәрмә булмады. Безнең районда җиңүченең кем буласын алдан ук чамалап булса да, тәҗрибәле җанатарлар абсолют батыр урынына үсеп килүче алмашларны кызыксынып күзәтте.

– Сабан туйларында ничә тапкыр җиңү яулаганымны хәтерләмим дә инде, - диде Лениз Абдуллин. – Район бәйрәмендә генә түгел, Казанда да, республикадан читтә дә көрәшәм. Моннан тыш, билбаулы көрәш буенча чемпионатларда катнашам.

Лениз Абдуллин Вил Камалов җитәкчелегендәге бокс секциясендә шөгыльләнә башлаган. Һәм бары тик 10 нчы сыйныфта укыганда гына милли көрәшкә күчкән, ул чакта бокс буенча тренер районнан китә, ә үсмернең шөгыльләнү теләге кала.

 – Мәктәптә физкультура укытучысы җитәкчелегендә шөгыльләндем, Казанга киткәч, тренер спорт мастеры Марат Әхмәдиев төркеменә эләктем, хәзер дә аның белән шөгыльләнәм. Аның белән мин республика һәм Россия күләмендәге ярышларда күп җиңүләр яуладым. Киләсе Сабан туем – каен аланындагы Казан Сабан туе, мин гадәттә анда катнашам.

Илнур Хөснуллинны Кама Тамагы районы халкы эшмәкәр – автотранспорт предприятиесе хуҗасы буларак белә.

Аның инициативасы белән районда яшәүчеләрнең башкалага теләсә кайсы вакытта барып җитү мөмкинлеге бар. Инде берничә ел рәттән Илнур Габдрахман улы район Сабан туе бәйрәмендә көрәш келәменә чыга.

– Мин Саба районында туып үстем, көрәш белән яшүсмер чакта шөгыльләнә башладым. Кагыйдәләрне китаптан өйрәнеп, үзлектән шөгыльләндек. Хәзер исә балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булдырылган – спорт заллары, җиһазлар, тренерлар бар. Ә без ул вакытта үзебезнең авыл клубының бер почмагын җиһазландырып, үзебез күнегүләр ясый идек.

Бер елдан Илнур Хөснуллин район ярышларында үз авырлык категориясендә беренче җиңүен яулый. Тагын бер елдан беренче тапкыр тәкәгә ия була.

– 10 нчы сыйныфта укыганда билбаулы көрәш буенча үз авырлык категориямдә РСФСР чемпионы булдым һәм район Сабан туйларында бик теләп катнаштым. Бу вакыт эчендә 25 тапкыр җиңү яуладым һәм алар өчен 25 тәкә белән бүләкләндем, - диде ул.

Быелгы Сабан туенда Илнур Хөснуллин 90 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче урынны алды. 

Ә иң җиңел авырлык категориясендә яшь көрәшчеләр ярышты, аларның күбесе Сабан туе келәменә беренче тапкыр чыкты, биредә Олы Салтыктан Азамат Гыйләҗев җиңү яулады. Аңа уңышлар телибез, бәлки, берничә елдан баш батырны нәкъ менә ул алыштырыр.

Сабан туенда катнашучыларның һәрберсе үз күңеленә хуш килгән мавыгу тапты.

Спорт һәм уен мәйданчыклары үз тирәсенә зур аудитория җыйды. Наталья Николаева җитәкчелегендә район туган якны өйрәнү музее үткәргән мастер-классларны яратучылар да табылды. Катнашучылар аз иде, әмма монда килгән һәркем озакка тоткарланды. Балаларның игътибар белән тыңлавын һәм барысын да күрсәтелгәнчә, төгәл эшләргә тырышуын күрү аеруча күңелле булды.

Без аралашкан катнашучыларның берсе Казаннан әбисе янына кунакка кайткан ун яшьлек Зәринә иде.

«Минем яраткан шөгылем – үз кулларым белән төрле әйберләр ясау. Тукымага рәсем төшерү техникасын сынап карарга, сырлы кәгазьдән эшләнмәләр ясарга, оригами техникасы кызыклы. Боларга мин «Дизайн дөньясы» дәресләрендә өйрәнәм, - дип уртаклашты кыз.

Зәринә белән бергә мастер-класста аның дуслары да катнашты. Нәтиҗәдә һәркемнең башкаларга охшамаган үз курчаклары барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев