Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «Район үзенчәлекле, Татарстанда башка андый район юк»

Узган атнада муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов республика киңәшмәсендә Кама Тамагы районын үстерү эше турында доклад белән чыгыш ясады.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча район социаль-икътисади үсеш рейтингында 37 нче урында тора.

2023 елда тулай территориаль продукт күләме 5 миллиард 879 млн сум тәшкил иткән, үсеш темпы 107 %. Тулай территориаль продуктның гомуми күләмендә сәнәгать – 25,8 %, авыл хуҗалыгы – 27,2% ны били.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр күләме 426 млн сум тәшкил иткән.

Республикадагы иң зур гипс чыганагы безнең районда, шуңа күрә сәнәгать аны чыгаруга һәм эшкәртүгә йөз тота. 

«Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ Россиядә тотрыклы 6 урынны һәм Идел буе федераль округында 2 урынны алып тора. 9 айда гипс ташы чыгару күләме 536 мең тонна тәшкил иткән, җитештерү күләме ел саен арта. «Гипс компаниясе» ҖЧҖ – нигезендә гипс булган төзелеш материаллары җитештерү буенча тулы цикллы завод. Предприятиенең елына 180 мең тонна гипс ташы чыгару күләме булган үз руднигы бар.

«Куйбышев исемендәге РБФ» ЯАҖ суднолар ремонтлау белән шөгыльләнә, ул республика заказчылары белән генә түгел, Россия заказчылары белән дә хезмәттәшлек итә. Яңа цех төзелеше предприятиегә югары үсеш дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинлеге бирәчәк. Суга нефть продуктлары агып чыгуга бәйле аварияләрне бетерүгә юнәлдерелгән «Транснефтьприкамье 1 нче флоты базасы» файдалануга тапшырылды.

Агросәнәгать комплексының абруе һәм җитештерү-икътисади күрсәткечләре шактый артты, ул бер елда рейтингта 8 пунктка күтәрелде. Бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнгән.  Уртача уңыш гектардан 32,1 центнер тәшкил итә. 

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ эшчәнлеге башыннан бирле тармакка 4 млрд сумнан артык инвестиция керткән.  Ашлык киптерү комплексы, 2 эремә узелы, 4 ашлык склады төзелгән. «Олы Кариле» ҖЧҖ агымдагы елның 9 аенда 2243 тонна сөт, 174 тонна ит җитештергән. Терлекчелек тармагында крестьян-фермер хуҗалыклары уңышлы эшли. Авылдагы эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме фермерлык хәрәкәтен үстерүгә этәргеч биргән. Бүген районда 25 КФХ эшли. Фермер Луиза Шәйхетдинова, виноградчы-фермер Айрат Ялалетдинов үрнәге буенча, Тәмте авылында 2 гектар мәйданда виноград бакчасы булдырган. Үсентеләр, техника һәм җайланмалар сатып алу өчен инвестицияләр күләме 7 млн сумнан артык. «КЕДР» сәүдә йорты» ҖЧҖ – Россиядә иң зур питомник, ябык тамыр системалы ылыслы декоратив үсемлекләр үстерү һәм сату белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 11 млн сум инвестицияләнгән.

Районда милли проектлар гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Олы Яңасала авылында ФАП төзелеше төгәлләнде. «Демография» илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагы ябык футбол манежы төзелеше тәмамланып килә. Быел Рудник урта мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды.

«Татарстан диңгезе» туристлык-рекреация кластерының 3 нче чираты төзелә, анда бүген автомобиль юлыннан чыгу юлын һәм визит-үзәк бинасы янындагы машиналар кую мәйданчыгын төзү эшләре тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев