Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 1 декабрьдән нинди үзгәрешләр булачагы билгеле

Интернет-ресурс, сайтлар һәм мәгълүмат системаларында авторизацияләнү мобиль телефон ярдәмендә, бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА), бердәм биометрик система, мәгълүматны саклау турында билгеләнгән таләпләргә туры килгән яки авторизацияне тәэмин иткән башка мәгълүмат системасы ярдәмендә башкарылырга тиеш.

Ул 2023 елның 1 декабреннән 149 нчы санлы федераль закон таләпләренә һәм 2023 елның июлендә кабул ителгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Закон чыгаручы хакимият вәкилләре комментарийларына караганда, мондый системаларга «ВКонтакте» кебек Россия сервисы яки Mail.ru кебек Россия почтасы хезмәте керәчәк.

Кулга алынган һәм хөкем ителгән хатын-кызлар төрмәдә килеш балаларын озаграк тәрбияли алачак. Хәзерге вакытта сак астындагы әниләр балалары белән 3 яшькә кадәр генә бергә була ала. Аннары баланы туганнарына бирергә яки балалар йортына җибәрергә тиешләр. Декабрьдә гамәлгә кергән үзгәрешләр буенча, хәзер мондый балаларның яше 4 яшькә кадәр арта.

11 декабрьдән ниндидер сәбәпләр аркасында чит илгә чыгу тыелган гражданнар чит ил паспортларын Эчке эшләр министрлыгына, чит илгә чыгуны чикләгән эш бирүчеләргә яки суд приставларына тапшырырга тиеш. Моны юлга чыгуны тыю турында хәбәр алганнан соң биш көн эчендә эшләргә кирәк, югыйсә чит ил паспортын гамәлдә түгел дип таныячаклар. Чикләү бетерелгәннән соң аны кире кайтаралар.

1 декабрьдән Россиядә пыяла һәм полимер пакетлардагы алкогольсез эчемлекләрне (соклар, нектар, морс һәм үсемлек чималыннан ясалган эчемлекләрдән тыш) мәҗбүри маркировкалау башлана.

2023 елның 1 декабреннән җәйге тәгәрмәч белән йөргән машина йөртүчеләргә ЮХИДИ инспекторлары штраф салырга мөмкин. Бу яңалык автомобильне эксплуатацияләү тыелган төзексезлек очракларының үзгәртелгән исемлеген күздә тота: документ 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев