«Россия йөрәге» Кама Тамагына килде
«Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы — Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елның символы. Ул Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабызылды.
Утны Муромдагы Изге Троица монастыреннан китерделәр. «Россия йөрәге» гаилә учагы уты салынган капсула Казанга 2024 елның 25 гыйнварында килеп җитте. Шуннан соң ут Татарстан районнарына таратылды.
Бу атнада район делегациясе Югары Осланга барды, анда аларга гаилә учагы уты салынган капсула тапшырылды. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова, алтын юбиляр гаиләләр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Чара Югары Ослан ЗАГС бүлегендә узды. Юбиляр гаиләләрнең катнашуы аңа җылылык һәм тантана өстәде. Быел Югары Осланнан Масловлар һәм Кама Тамагыннан Хәйруллиннар гаиләләре гаилә тормышының алтын юбилейларын билгеләп үтә. Ике пар да җылы мөнәсәбәтләрне саклап калган, балалар тәрбияләп үстергәннәр һәм хәзер оныкларының уңышларына сөенәләр. Традиция буенча Масловлар гаиләсе юбилярлар кенәгәсенә имзаларын куйды, чөнки аларның туй юбилее инде берничә көннән үк булачак.
– Гаиләләрне махсус сайлаганнармы әллә – икесендә дә хатыннары экономик белемле, икесендә дә икешәр бала һәм өчәр онык, - дип шаяртып сәламләде бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин. Ул гаиләләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Югары Ослан ЗАГС мөдире Наталья Кадыйрова гаиләләрне юбилейлары белән котлады һәм гаилә учагы символы турында сөйләде, моннан бер атна элек «Россия йөрәге» капсуласын Чистайдан барып алулары турында әйтте.
– Чистайда да чара шәһәрнең ЗАГС бүлегендә узды, ул борынгы сәүдәгәрләр йортында урнашкан. Безне чистайлылар саклап калган борынгылык рухы таң калдырды, - диде Наталья Кадыйрова.
Үзешчән артистлар – педагоглар һәм җирле музыка мәктәбе укучылары бәйрәмне гаилә турындагы матур җырлар белән бизәде. Флюра Хәйруллина да аларны хуплап, «Погода в доме» җырын башкарды.
Безнең газета ярты гасырдан бирле иңне-иңгә куеп, тормыш юлыннан янәшә атлаучы Хәйруллинар пары турында күптән түгел генә язган иде. Юбилярларыбыз бер-берсен саклап, үзара ярдәмләшеп гомер итәләр, бер дигән кызлар тәрбияләп үстергәннәр, ә алар әти-әниләренә өч онык бүләк иткән.
Һәм менә гаилә учагы уты салынган капсуланы тапшыру тантанасы булды. Сергей һәм Валентина Масловлар аны Флюра һәм Рәшит Хәйруллиннарга тапшырды.
28 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр капсула Кама Тамагы ЗАГС бүлегендә сакланачак һәм Гаилә елына багышланган чараларда кулланылачак.
Капсуланы тапшыру тантанасы Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концертында булачак, ул 5 ноябрьдә район мәдәният йортында узачак. Бу акция, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләренең мөһимлеген ассызыклап, Гаилә елы кысаларында үткәрелә.
Бәйрәм чарасында безнең район капсуланы күрше Тәтеш районына тапшырачак һәм ул республика районнары буйлап юлын дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев