Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакция бинасы холлында яңа тәртип сакчысы барлыкка килде

Бүгенге көндә редакция бинасында «Минем документларым» күп функцияле үзәге, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, Росреестр, ПКБ урнашкан.

Бинага кереп йөрүчеләр саны күп, шуңа күрә монда полиция хезмәткәре рәвешендәге кисәтү щиты урнаштырырга карар кылынды.

«Тәртип сагында торучы» районда яшәүчеләрне һәм кунакларны уйланылмаган гамәлләрдән кисәтеп, аларның акчаларын саклап калачак кайбер кагыйдәләрне үтәү турында искә төшерә.

Безнең «полиция хезмәткәре» кулына гражданнар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларының парольләрен һәм банк карталарындагы мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәсеннәр дигән кисәтү язылган плакат тоткан.

Полиция хезмәткәренең макеты хезмәтләр өчен түләү терминалы янында ук тора, шуңа күрә аның яныннан беркем дә аны күрми генә узмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев