Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкының бушлай белем алу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бар

«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Проектта гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне, компетенцияләр һәм күнекмәләр алу, алга таба эшкә урнашуны оештыру каралган.

«Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты буенча кирәкле һөнәрләргә бушлай укуларны хәзер 35 яшькә кадәрге гражданнар уза ала. Өстәмә белемне хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай дәвамында эшкә урнашмаган  яки укуын тәмамлаган яшь кешеләр, шулай ук эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр; урта һөнәри яки югары белеме булмаган гражданнар, 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар алырга мөмкин.

Яңадан укытуны оештыру белән «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» коммерцияле булмаган автоном оешмасының бөтен Татарстан буенча мәйданчыклары, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Томск дәүләт университеты шөгыльләнә. Укуга чыгымнарны дәүләт компенсацияли.

Уку, сайланган юнәлешкә карап, 3 атнадан 3 айга кадәр дәвам итә. Программага карап, көндезге һәм дистанцион технологияләрне кулланып, читтән торып уку булырга мөмкин. Укуны бетергәннән соң кеше һөнәри әзерлек турында диплом яки квалификация күтәрү турында таныклык алачак.

"Эшсез гражданнар өчен Халык мәшгульлеге үзәге оештырган курсларны әлеге уку белән бутарга кирәкми, беренчесендә белем бирү программаларының исемлеге чикләнгән, - ди ХМҮ җитәкчесе Наталья Кадыйрова. - Әлеге проект белем бирү программалары һәм юнәлешләренең саны белән генә түгел, проектта катнаша алучы гражданнар категорияләре буенча да зур мөмкинлекләр ача".

Наталья Геннадьевна билгеләп үткәнчә: «Безнең төбәк өчен бу 846 белем бирү программасы. Яңа белгечлекне үзләштереп, туган районда яшәргә, ә дистанцион рәвештә эшләргә мөмкин. Мәсәлән, IT-өлкәдә  яки туризм өлкәсен сайларга һәм монда эшкә урнашырга. Вариантлар күп".

Проектта ничек катнашырга? Работа России trudvsem.ru порталында шәхси кабинет булдырыгыз, белем бирү программасын сайлагыз һәм гариза бирегез.

Аннары ХМҮнә мөрәҗәгать итегез, анда сезгә профориентация тестын үткәрәчәкләр һәм алынган нәтиҗәләр, шулай ук кандидатның белеменә карата таләпләр нигезендә гариза я хупланачак, я юк. Соңгы очракта сезгә башка белем бирү программасын тәкъдим итәчәкләр.

Уңай бәяләгәндә, граждан белем бирү учреждениесенә керә һәм укуга керешә, аны тәмамлаганнан соң диплом яки таныклык ала. Яңа һөнәрне үзләштерү кешене хезмәт базарында кирәкле һәм көндәшлеккә сәләтле итә, димәк, аның эшкә урнашырга мөмкинлекләре арта.

Мәҗбүри шарты булып проектта катнашучы агымдагы елның 25 декабренә эш урынындагы урынын саклап калырга, эшне алыштырырга яки үзмәшгуль булырга тиеш. Гаризаны 28 марттан бирергә мөмкин, хәзер укуга кабул итү бара, яңа белем алу мөмкинлеген ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев