Табиблар һәрвакыт рәхмәт сүзләренә лаек
Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә без медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Барыбыз да гомеребез һәм сәламәтлегебез сагында торучыларга хөрмәт күрсәтәбез.
Бу атнада социаль челтәрләрдә "Без, сезнең бистәдә ял итүче Чистай шәһәреннән Галкиннар гаиләсе, 17 июнь көнне дежур торган ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә һәм үзәк район хастаханәсе табибларына авыр хәлдә булган иремә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да игелек телибез! Хөрмәт белән Галкиннар гаиләсе” дигән язма барлыкка килде.
Бу тагын бер тапкыр безнең табибларның чын профессионаллар булуын һәм бәйрәмдә генә түгел, һәрвакытта да рәхмәт сүзләренә лаек булуын дәлилли.
Без газета укучыларыбызга 19 гасырдан бирле килгән тарихка ия Тәмте амбулаториясенең кечкенә коллективы турында сөйләргә телибез. Нәкъ шул вакытта табиб Сергей Гринберг Тәмтедә хастаханә оештыра. Авыл эчендәге тау башында хастаханә корпусы төзелә. Заманында биредә тирә-юнь авылларда яшәүчеләргә дә таныш табиблар – хирург Иван һәм Анастасия Пьянковлар, педиатр Ольга Калина эшләгән, тәҗрибә туплаган яшь белгечләр - терапевт Наил Шәмиев, ул озак еллар Биектау районының санитар хезмәтен җитәкләде, хирург – Владимир Легкоев – бүген Төньяк Осетия Сәламәтлек саклау министры һәм башкалар.
Хастаханә Тәмте районы халкына хезмәт күрсәткән, ә район үзгәртеп корылганнан соң, Кама Тамагы районының зур кустына әверелә. Аңа Варварино, Иске Казиле, Иске Барыш авыллары кергән, узган гасырның 50-80 елларында Тәмте авыл җирлеге территориясендәге ТатЗОС поселогында һәм биш авылда да халык шактый күп яшәгән. Шуңа күрә эш көндез генә түгел, кич тә җитәрлек була.
2004 елдан участок хастаханәсе табиб амбулаториясе итеп үзгәртелә. Хәзер монда стационар бүлекчәләр юк. Пациентларны ике табиб кабул итә, ике фельдшер ярдәм күрсәтә.
Август аенда табиб-терапевт Гөлнара Әсгать кызы Сәлахова үзенең медицина хезмәтенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул Тәмтедә туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан, соң Казан медицина институтына укырга керә, аны тәмамлагач, туган авылына кайта һәм гомерен яраткан һөнәренә багышлый.
Табиб-стоматолог Минсур Габделкаюм улы Сәйфетдинов Казанда, Әгерҗедә, Кукмарада эшләгән. Аннары Тәмтедә төпләнә, биредә 1989 елдан бирле эшли. Ул авыл халкының берничә буынының тешләрен дәвалаган. Аңа шәфкать туташы Наталья Александровна Сапунова ярдәм итә, ул мәктәптән соң медицина училищесын тәмамлаган һәм утыз ел җирле хастаханәдә эшли.
Наталья Николаевна Захарова амбулаториянең өлкән шәфкать туташы коллективның иң олы хезмәткәре, ул биредә 1979 елдан бирле эшли, әнисе эзләреннән китеп, медицина өлкәсен сайлаган.
Алия Мансур кызы Фатыйхова да утыз елдан артык медицинада хезмәт куя, аңа СПТУда да, балалар бакчасында да, приютта да эшләргә туры килгән. Хәзер ул фельдшер-лаборант. Ә участок халкына беренче ярдәмне озак еллар Ясная Поляна авылы ФАПында эшләгән фельдшер Елена Семина күрсәтә. Ә 2017 елдан амбулаториядә эшли.
Әнә шундый кечкенә генә тату коллектив авыл табибларының данлы традицияләрен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев