Районның иң матур чыршысы
«Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ һәм Олы Бортас авыл җирлеге иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесе алдынгылары булдылар.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә үзәк Яңа ел чыршыларын бизәүдә һәм Яңа ел чараларын үткәрүдә актив катнашучы предприятие, оешма» номинациясендә «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ икенче урын алды.
Тенештә тугызынчы ел рәттән предприятие ярдәме белән районда иң матур чыршы урнаштырыла. Аның тирәсендә декабрь аенда сыннар, иллюминация һәм ылыслы композицияләр белән бизәлгән кар шәһәрчеге барлыкка килә.
Җирлек башлыгы Илшат Яруллин ассызыклаганча, бу җиңү – уртак хезмәт нәтиҗәсе. Поселок халкы, «Улыбка» балалар бакчасы, Рудник урта мәктәбе, мәдәният йорты һәм поселок советы хезмәткәрләре кар сыннарын ясауда актив катнашкан. «Республика комиссиясенә безнең чыршыны тәкъдим итү буенча күп эш башкарган укытучы Анастасия Миңнегалиевага аерым рәхмәт», - дип өстәде Илшат Исмәгыйль улы.
Олы Бортас авыл җирлеге «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм җирлекләрдә биш зона төркеме буенча (район үзәкләреннән тыш) Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә Идел аръягы зонасы буенча өченче урынны алды.
Бу Балчыклы авылында яшәүчеләрнең иҗади алымнары нәтиҗәсендә мөмкин булды, алар чишмә территориясен бизәү өчен күп көч куйганнар. Яңа ел бәйрәмнәренә биредә бюджет учреждениеләре һәм КФХ хезмәткәрләре, актив авыл халкы көче белән чып-чын кар шәһәрчеге барлыкка килде.
Биредә үк мәдәният йорты коллективы Яңа ел чараларын да үткәргән. «Бигрәк тә «Август-Кама Тамагы» агрофирмасының, шәхси эшмәкәр Илнар Кәлимуллинның, шулай ук КФХ башлыклары Ләйсән Сәгъдиева һәм Сөембикә Җиһангированың финанс ярдәмен билгеләп үтәсем килә. Алар ярдәме белән Яңа ел бәйрәме югары дәрәҗәдә узды», - дип ассызыклады җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев