Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районга күченгән һәм газетага язылган

Шушында ук, Иске Казиле мәктәбендә, без тагын бер газета укучыбызны – бүләк уйнатуда җиңгән Хәкимә Әскәрованы очраттык.

Хәкимә Хәлил кызы-рус теле һәм әдәбияты укытучысы, үзенең педагогик эшчәнлеген ул музыка укытудан башлаган. Барысы турында да тәфсилләп сөйлик әле.

Язылучыбызның кече Ватаны-ерак Кыргызстан, ул нәкъ менә шунда туган, ике абыйсы бар һәм 15 яше тулгач, аларның гаиләсе Тәтеш районына күченгән. Бу катлаулы 90 нчы еллар була, Советлар Союзы таркалганнан соң күпләргә торак урыннарын ташлап китәргә туры кила. Әбисе тумышы белән Апас районыннан булган, шуңа күрә ата-бабалары җирләренә кайтырга булганнар.

Хәкимәнең әнисе Гөлчира Дәүләтша кызы Шәмәк интернат-йортына шәфкать туташы булып эшкә урнашкан, һәм 30 ел шунда хезмәт куйган, ә Хәкимә Тәтеш педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кергән.

Музыка укытучысы белгечлеге алып, Хәкимә Хәлил кызы 20 ел Шәмәкә урта мәктәбендә эшләгән анда балаларны музыкага гына түгел, татар теленә дә өйрәткән. Иске Казиле кешесенә кияүгә чыккач, бирегә 2017 елда күчеп килә һәм Иске Казиле мәктәбендә эшли башлый. Яңадан әзерлек узгач, рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый, аның педагогик стажы инде 30 еллык билгегә якынлаша.

Улы Константин һәм икенче сыйныф укучы кызы Гүзәл- аның шатлыгы, ә районыбызга килгәннән бирле газета алдыручы җиңүчебез яңа урыннар белән танышуны район газетасыннан башларга кирәклегенә ачык дәлил.…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев