Районда су үткәрү торбаларының бер өлеше генә чистартылган
Киңәйтелгән киңәшмәдә ЕДДС җитәкчесе Алсу Габидуллина хәбәр иткәнчә, су басу бу атнада ук көтелә.
- 2, 4 градуска кадәр көчле җылыну кар эрүгә китерәчәк. Шуңа күрә җирлек башлыкларына ашыгыч рәвештә барлык көчләрен торак пункт территорияләреннән, бигрәк тә торак йортларны су басу мөмкинлеге булган урыннардан кар чыгаруга юнәлтергә кирәк, – диде Алсу Николаевна.
Март башында узган район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең соңгы киңәшмәсендә Главтатдортранс ДКУ баш белгече Дмитрий Толпекин хәбәр иткәнчә, подрядчылар юл астындагы түбәнлекләрдә урнаштырылган 280 суүткәргеч торбаның бары 20 сен генә чистарткан. Дмитрий Толпекин мәгълүматлары буенча 16 мартка 100 су үткәрү торбасы чистартылган.
Җылыну килде һәм, фаразлар буенча, бер атна дәвам итәчәк. Төнлә минуслы температура саклануы гына сөендерә.
11 мартта Кече Салтыкта плотина ачылган, рельеф буенча су Олы Салтыкка таба китә.
- Айрат Җиһаншин белән без бу карарны бергә кабул иттек, - диде Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин. - Күпер астындагы торбалар чистартылган, шуңа күрә су туктап тормас.
Дамба астындагы торбаны бу атнада чистартканнар, шуңа күрә елгага якын урнашкан йорт хуҗалыкларында әллә ни проблемалар барлыкка килергә тиеш түгел.
Бу атнада Уразлы җирлегендә Ылгыма үзәнен чистартуга керешкәннәр.
- «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ директоры Зөфәр Гарәфиевка рәхмәт, ул безгә һәрвакыт ярдәм итә, ташуга әзерләнү өчен авыр техника бирә, - диде җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин. - Узган ел без Уразлыда Тынычлык һәм Яшел урамнарын елга ташудан саклый торган дамба төзедек. Хәзер су дамбаны урап авылга кадәр барып җитмәсен өчен үзәнне чистартырга кирәк һәм моны суык булганда эшләү мөһим.
Кече Карамалда авылга су кырдан килә, Тукай урамындагы берничә йорт су басу зонасында кала. Монда да саклау дамбасы ясаганнар.
Җирлек башлыгы Игорь Зиновьев сүзләренә караганда, Тәмтедә күперләр һәм дамбалар астындагы барлык суүткәргеч торбалар чистартылган, ә авылда алар дистәдән артык.
- Елганың үзәне ачылды инде, хәзер анда су күп түгел, ләкин тоткарланыр урын да булмаячак - берничә ел элек без үзәнне куаклардан яхшылап чистарттык. Су бернинди тоткарлыксыз Иделгә агып китәр дип уйлыйм.
Тагын бер проблемалы участок – Кыртапа авылы. Монда елга буендагы урамны һәрвакыт кар сулары баса. Алар көчле булмаганда, су бакчаларга гына керә, ташу көчле булганда, өйләргә кадәр барып җитә.
- Монда берни дә эшләп булмый, - ди Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. - Яр буенда дамба төзесәң (ә бу бөтен авыл буйлап диярлек, димәк, бик кыйммәт), урамда тау битләреннән аккан су торачак. Шуңа күрә без халыкны якынлашып килүче ташу турында кисәтәбез һәм баздан яшелчә һәм башка запасларны чыгарырга киңәш итәбез.
Бишалаб авылында ел да бер проблема – басулардан килгән кар суы керү юлын баса, урамнарның берсен «зур җир»дән аерып, елгадагы су биеклеген күтәрә.
- Дамба астына зур булмаган диаметрлы торба куелган һәм ташу вакытында су үтәргә өлгерми, шуңа күрә авыл урамнарын су баса, - диде Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. - Тагын бер торба куярга кирәк. Элек, Кама Тамагы - Апас юлы күтәртелмәгәндә, су авыл яныннан тыныч кына рельефтан аска таба китә иде.
Быелгы кышта кар мул булу сәбәпле, җирлек кар суларын агызу өчен «Татавтодор» АҖга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.
- Без бу эшне үзебез башкардык, әмма быел кар шулкадәр күп, без булдыра алмыйбыз, авыр техника кирәк, - ди Илдус Хатыйп улы. - Безне ишетерләр һәм ярдәм итәрләр дип өметләнәбез.
Бәлки, язын бу авылның нинди хәлдә булуын күреп, «Татавтодор» хезмәт күрсәтә торган юл астына икенче суүткәргеч торба кую турындагы карар тизрәк кабул ителер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев