Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда ике яңа кемпинг барлыкка киләчәк

Сишәмбе көнне Татарстанның Инвестиция советы туризм өлкәсендәге биш проектны хуплады.

Утырыш барышында 7 инвестиция проекты каралды, аларның күбесе туризм өлкәсе буенча иде, шул исәптән глэмпинглар һәм спорт-туристик үзәкләр төзү проектларын гамәлгә ашыру планлаштырылды.

Аерым алганда, глэмпингларның берсен Югары Ослан районында төзү – Зөя елгасы ярында уңайлы ял итү өчен рекреацион инфраструктура булдыру күздә тотыла.

Яшел Үзән районындагы спорт-туристлык үзәге проекты мотоспорт яратучылар өчен төрле катлаулылыктагы узыш юллары булдыруны, шулай ук 120 кешелек кунакханә комплексын һәм автокемпингны үз эченә ала.

Ике проект безнең район тарафыннан тәкъдим ителде. Берсен «МОЛО» компанияләр төркеме» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Мөнәвиров тәкъдим итте. Гамәлгә ашырылачак глэмпинг проекты Лобач тавыннан ерак түгел, «Җәй» пляжына якын урында урнашачак. Ел әйләнәсе урнашу мөмкинлеге булган гомуми сыйдырышлы 80 урынлы модульле йортлар, шулай ук ял итү өчен кирәкле инфраструктура төзү тәкъдим ителде.

«Урта Идел» компаниясе дә глэмпинг проектын тәкъдим итте. Булачак ял итү зонасы территориясе Юрий мәгарәсе янында урнашачак. Инвестор ел әйләнәсе кулланыла торган модульләр, автокемпинг зонасы, кунак йортлары һәм палаткалы лагерь төзергә, остаханәләр өчен павильоннар һәм фестиваль зонасы булдырырга ниятли.

Тагын ике проект автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү станцияләре инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Инвестиция советы эшендә район башлыгы Наил Вазыйхов катнашты, ул безнең эшмәкәрләрнең проектларын хуплады.

Республиканың Инвестиция советы тәкъдим ителгән барлык проектларны хуплады. «Бу проектлар бик кирәк. Районнарда лагерьлар барлыкка килә,  инфраструктуралы ял зоналары үсә. Алга таба да туризм өлкәсендә эшләргә кирәк. Табигатебез бай, матур урыннар бик күп. Кешеләр республикабызда ял итсеннәр, башка илләргә һәм төбәкләргә китмәсеннәр өчен шартлар булдырырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев