Район хезмәтчәннәрен, алдынгыларны һәм авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен котлау
Бәйрәмнең иң күңелле вакыйгасы - язгы кыр эшләрендә җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү вакыты җитте.
Сабан туеның мактаулы кунаклары һәм район башлыгы республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Зөфәр Гарәфиевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырылды.
Балалар музыка мәктәбенең фортепиано һәм вокал классы укытучысы Зөлфия Мөхәммәдиевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
«Олы Кариле» ҖЧҖ механизаторы Ринат Заһировка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеме бирелде.
«Олы Кариле» ҖЧҖның «Ленино» терлекчелек комплексы башкарма директоры Ринат Ишмиев һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ бухгалтеры Миләүшә Гәрәева Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау тасмасы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, Мактау тасмалары һәм акчалата премияләр «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ баш бухгалтеры Энҗе Хәлиловага һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ механизаторы Марат Садриевка тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Мактау тасмасы һәм акчалата премия
авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Алинә Фәйзуллина һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ директоры Рамилә Сабирова бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы, Мактау тасмасы һәм акчалата премия белән «Август–Кама Тамагы» ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы – машинисты Альберт Сәлахов, «Красновидово элеваторы» ҖЧҖ директоры Рамил Идрисов, баш инженер Илсур Сабиров һәм «Красновидово элеваторы» ҖЧҖ бухгалтеры Людмила Авксентьева бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау тасмасы һәм акчалата премия белән «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖ ындыр табагының ярдәмче эшчесе Илгиз Гыйльмуллин, «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ машинисты Вячеслав Козинов, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ баш инженеры Иван Яковенко, электр - газ белән эретеп ябыштыручы Павел Будилов, өлкән лаборант Юлия Королева, ашлык эшкәртү аппаратчысы Равил Зиннуров, бензин машинасы йөртүче Денис Игнатов, «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖнең ярдәмче эшчесе Исфат Идрисов, шулай ук «Красновидово элеваторы» ҖЧҖ хезмәткәрләре: тракторчы Сергей Пронягин, ашлык эшкәртү аппаратчылары Дмитрий Талов һәм Рәис Вәлиев бүләкләнде.
Кама Тамагы район Советының Мактау грамотасы, Мактау тасмасы һәм акчалата премия белән түбәндәгеләр бүләкләнде: механизаторлар Илдар Галимҗанов, Нияз Димиев, Нарис Вәлиев, эретеп ябыштыручы Альфред Гәрәев («Олы Кариле» ҖЧҖ), директор урынбасары Мансур Шәйхетдинов һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ машина йөртүчесе Мөнир Рәхмәтуллин, шулай ук авыл хуҗалыгы производствосы машинисты Сергей Королев, баш энергетик Олег Сабиров, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер Владимир Баранов, экспедитор Рамил Әсәдуллин, ашлык эшкәртү аппаратчылары Альберт Җиһаншин һәм Илнур Карибуллин, ярдәмче эшче Фирдания Гыйләҗева, мәгълүматларны исәпкә алу буенча агроном Алинә Яковенко, Уразлы җитештерү мәйданчыгы мөдире («Август – Кама Тамагы» ҖЧҖ) Елена Селиверстова.
Шулай ук «Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре ветеринария табиб-терапевты Виктория Гайнуллина, ветеринария табибы Камил Фазуллин, ветфельдшер һәм даруханә мөдире Айгөл Закирова, Тәмте ветеринария участогы мөдире Илнур Сабитов, Олы Кариле ветеринария участогы мөдире Әхмәт Хәсәнов, «Красновидово элеваторы» ҖЧҖ хезмәткәрләре Самат Сафин – җитештерү участогы җитәкчесе, Динар Акчурин - лаборатория җитәкчесе, Хәкимулла Бикмәмәтов - ярдәмче эшче, Дамир Яруллин – ремонтлаучы, Наталья Дубровина - ярдәмче эшче, Сания Галимҗанова - «Галимҗанов Мансур Зыяфәт улы» КФХ машина белән сыер саву операторы, Гөлнур Садыйкова - «Садыйков Альфрит Сәлимҗан улы» КФХ машина белән сыер саву операторы, Лилия Сабирҗанова - машина белән сыер саву операторы һәм Венера Мифтахова - «Сәгъдиева Ләйсән Рәшит кызы» КФХсында бозау караучы районы Советы Мактау грамотасы, Мактау тасмасы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Язгы чәчүдә иң күп физик гектар җирдә хезмәт куйган «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты Руслан Нуруллинга «2026 елгы чәчү батыры» исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев